Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Дөрес сайланган юлдан...

Авылда: "Касыймныкылар булдыра!" дигән канатлы сүзләрне кечкенәдән ишетеп үстем. Чыннан да шулай, Югары Тегермәнлек авылының булдыклы, тырыш, намуслы, иманлы, динле нәселе алар! Габделхак Касыймов исә шул шәҗәрә чылбырының бер ныклы буыны...

Үткәннәрен барлап утырабыз. 37 елны теркәгән хезмәт кенәгәсендә бары тик ике эш урыны язылган. Шул елларның икесендә ул Пенза өлкәсендә, Казан химия-технология институтын тәмамлагач, юллама буенча, "Компрессормаш" заводында цех мастеры дәрәҗәсендә эшләгән. Аннан, Габделхакны язмыш районыбызның Масловка җирлеге белән бәйләп, төенләп куя. Биредәге 35 ел хезмәт юлын үзе сайлаган һөнәргә тугрылыклы булып уза ул. Бу авылдагы төзелешләр, газлаштыру мәшәкатьләре, хуҗалыкның машина-трактор паркындагы һәр үзгәреш-яңарышларның шактый саллы өлеше аның җилкәсенә төшә, инженер күзлеге аша үтә.
-Үткәнемә һич кенә дә зарланырлыгым юк, әгәр яшьлегемә кайтарып, шушы юлдан кабат китәр идеңме дип сорасалар, һич икеләнүсез, дияр идем. Ул мине бәхетле итте, танытты, яхшы кешеләр белән очраштырды. Ир-ат вазыйфасын үтәргә ярдәм итте: өен салдым, агачын утырттым, балалар, оныклар бар, Аллага шөкер,-ди Габделхак.
Әйе, аның Зилә ханым белән тормыш корып җибәрүләренә дә 35 ел тулган. Өч малай үстергәннәр, инде өч оныклары "бабай-әби" диеп кайтып керәләр. Кызганыч, олы уллары Ирекне генә фаҗигале рәвештә югалтканнар. Тән ярасы төзәлә, җан ярасын дәвалау авыр, дигән сүзләрдән чыгып ата-ананың хәлен аңлавы кыен түгел. Әле дә сагынып яшиләр үзен. Ярый әле киленнәре Лидия белән 13 яшьлек оныклары Лилия һәрдаим кунакка килеп торалар.
-Бу йорттагы җылылык, безгә булган ихлас мөнәсәбәт, әти-әни назы тарта безне монда. Безнең әти аеруча олы җанлы, кешелекле, кунакчыл, ачык йөзле кеше ул. Ирем вафатына 13 ел, әмма һәр бәйрәм, ялларны да алар янәшәсендә үткәрергә тырышабыз,-ди килен кеше Лидия.
Уртанчы һәм төпчек уллары Айрат белән Азат әтиләре юлыннан киткәннәр. КХТИ дипломлы инженерлар. Без Габделхак белән гапләшеп утырган минутларда Айрат телефонга чыкты, әтисен гомер бәйрәме белән котлап Сахалиннан шалтырата икән. Аннан, киленнәр, туганнар, дуслар, кыска гына вакыт эчендә күпме кеше ихлас теләкләрен җиткерде үзенә. Алар арасында абруе зур икәнлеге сизелеп тора. Хуҗалыкта да нык хөрмәт итәләр үзен. Кем белән генә очрашып сөйләшсәм дә, русчалатып кына "Мировойский кеше ул" диеп кенә җибәрәләр аның хакында.
-Булдыклы, үз эшен белеп эшләүче белгеч, таләпчән, туры сүзле,-ди Габделхак турында "Масловский" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Николай Андреев.
Бер урында, бер хуҗалыкта 35 ел эшләве дә шушы сүзләргә хак дәлил. Янәшәдәгеләренең күбесе аны әле яхшы остаз, шәп оештыручы буларак та югары бәһалиләр.
Аннан килеп, хуҗалык дистә еллар дәвамында һәр тармакта лидерлар рәтендә атлый, вакытында чәчә, ура, яңа технологияләр үзләштерә икән, бер сүзсез биредә инженерлык хезмәте тиешле югарылыкта дигән сүз. Җитәкчедән алып, янәшәдәге хезмәттәшләре дә тотрыклы, зур тәҗрибә туплаган булулары белән күпләргә үрнәк булып торалар.
Яңа техникага, яңарышларга һич кенә дә битараф кала алмый ул, диләр аның турында. Үзенең дә фикере шундый ук.
-35 еллык хезмәт юлында нинди генә техника кул астыннан үтмәде. Әмма техниканың эшләү принцибы нигездә сакланганга, эшемдә бернинди авырлык күрмим. Ул бит бары камилләшә генә бара. Шулай икән, ныклы инженер белеме, тәҗрибәсе булган белгечкә заманага ияреп атларга була. Аякта көч, тәндә энергия, башта аек акыл булганда әле эшләргә исәп бар. Дөрес, мондый юбилейларга лаеклы килеп җитү үзе үк олы бәхет ул,-ди Габделхак Касыймов.
Килешми мөмкин түгел! Аның алдагы тормышына да уңышлар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев