Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Дистә вазыйфаны берьюлы

Хуҗалыкта ул берүзенә дистәләгән хезмәт башкара. Барлык техника аның җаваплылыгында. Кайсы агрегатның нинди хәлдә булуын сорасаң, барлык нечкәлекләренә кадәр аңлатып бирә. Еш кына үзе дә аларны сафка бастыруда катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкның иң ышанычлы хезмәткәре Илфат Хәбибуллинның үзе белән якыннанрак таныштырабыз.

Чыннан да, егетнең кулыннан килмәгән эше юк икән. Үзенә йөкләнгән һәр нәрсәне төгәл башкарырга гадәтләнгән ул. Шуңа аңа бүген биредә баш механик, идарәче, инженер вазыйфаларын гына түгел, хәтта кыр технологы кебек катлаулы хезмәтне дә башкарырга туры килә. Элеккеге еллардагы кебек хәзер штат расписаниесе буенча күп белгечләрне җыеп тотып булмый. Шуңа мондый катлаулы эшне Илфат кебек хезмәт сөючән егеткә йөкләп дөрес эшләгәннәр. Ул бик кечкенәдән техника тирәсендә чуалырга яраткан. Әтисе үрнәгендә тракторчы, автомобиль йөртүче булырга хыялланган. Шуңа Котлы Бөкәш урта мәктәбенә йөреп укып кулына аттестат алгач егет механизаторлар әзерләү курсына керә. Аннары элеккеге Калинин исемендәге күмәк хуҗалыкта тракторда эшли. Озак та үтми, бер төркем егетләр белән бергә аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Төньяк диңгез флотында үзенең хәрби бурычын үтәп кайткач, әтисе белән әнисе киңәшен тотып, ул Түбән Кама шәһәренә юл тота. Анда төзүче белгечлегенә ия булу теләге белән политехника техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач егетне шәһәрдәге эре төзү оешмаларына да эшкә чакырып карыйлар. Авылда да төзелешләр тукталмый, дип туган ягына кайта. Хәрби хезмәткә алынганчы үзен уңай яктан таныткан егетне бик сөенеп эшкә кабул итәләр. Шулай итеп ул монда берсеннән-берсе куәтле техникалар белән идарә итә башлый. Тормыш кануннары буенча гаиләдә төпчек малай төп йортта калырга тиешен дә онытмый ул. Үзенә тиң ярын да туган ягында таба егет. Тормыш иптәше Гөлфинә белән алар 3 бала үстерәләр. Илфат дистә елдан артык инде "Аяз-Ойл" хуҗалыгында идарәче хезмәтен дә башкара. Алда әйткәнебезчә, монда әле аңа тагын гараж мөдире хезмәтен дә үтәргә туры килә икән. Бу кадәр эшкә ничек өлгерәсең дигән сорауга егет тыйнаклык белән: "Остазларым, хезмәттәшләрем яхшы, ярдәмчел булдылар",-дип җавап бирде. Әлбәттә инде үзе дә тырыш, күпне белергә омтыла ул. Хуҗалыкта идарәче булып эшләгән елларында, аңа озак вакытлар баш агроном булып эшләгән Рәшит Нәҗиповтан иген үстерү технологиясе серләренә өйрәнергә туры килә. Остазы аңа кайсы культураны ничек игәргә, аны тәрбияләү, ашлау, химик ашламалар куллану алымнарын да аңлата. Бер булганнан бар да була дигәндәй, авыл хуҗалыгы производствосында гына түгел, тормышында да авылда күпләргә үрнәк булып торалар алар. Әле быел гына бу гаилә менә дигән яхшы йорт җиткезеп кергән. Шәхси хуҗалыкларында дистәдән артык мөгезле эре терлек асрыйлар. Аның 4 се савым сыерлары.
-Авылда яшәгәч терлек асрамыйча булмый шул. Үзе бер өстәмә табыш чыганагы бит,-ди Илфат.
Илфат Хәбибуллин үзе дә, гаиләсе әнә шулай авылда күпләрне сокландырып, башкарган хезмәтләреннән тәм табып матур гына гомер кичерәләр.
Илфат Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев