Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Читтә дә хөрмәтләнәләр

Без аларны тере тарихыбыз буларак онытырга хакыбыз юк. Мәгъфүрә апа Вәлиевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ул районыбызның Биектау авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Хезмәт юлын дүртенче сыйныфны тәмамлагач Котлы Бөкәш авылында китапханәче булып башлый. Аннары элемтә бүлегендә телефончы хезмәтен башкара. 1939 елда ул Күгәрчен авылы егете...

Без аларны тере тарихыбыз буларак онытырга хакыбыз юк.
Мәгъфүрә апа Вәлиевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ул районыбызның Биектау авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Хезмәт юлын дүртенче сыйныфны тәмамлагач Котлы Бөкәш авылында китапханәче булып башлый. Аннары элемтә бүлегендә телефончы хезмәтен башкара. 1939 елда ул Күгәрчен авылы егете Габделхак Мөхәммәтфатыйхов белән тормыш корып җибәрә. Бөек Ватан сугышы башлангач 1943 елда ирен фронтка озаталар.
Авыр сугыш елларында кечкенә бала белән калган Мәгъфүрәгә шактый кыенга туры килә. Колхоз эшен җигелеп тарта ул. Ялны белмичә гаиләсен туйдырырга тырыша. Соңрак аны сатучы итеп билгелиләр. Ерак шәһәрдән авыл халкы өчен кирәкле товарны да үзе кайтара. Кыр эшләреннән дә калмый. Иренең сугыштан исән-сау кайтуына сөенеп бетә алмый алар. Гаиләләре җиңел сулыш алып тернәкләнеп китә, яңа тормыш белән яши башлыйлар. Фронттан кайту белән Габделхакны авыл элемтә бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Сугыштан соң аларның тагын ике балалары дөньяга килә. Бүгенгесе көнне олы уллары Вилорик- Балык бистәсендә, икенчесе Фраиз Кемеровода яшиләр. Ун ел элек Мәгъфүрә апа Яр Чаллы шәһәренә кызы Мәфкәрия белән кияве Габдрахман янына күченә. Бүгенгесе көнне аның биш оныгы, тугыз оныкчыгы, оныкчыкларының тагын ике оныгы бар. Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәре башлыгы Васил Шәйхразиев якташыбыз хезмәт ветераны Мәгъфүрә апа Вәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ветеранга ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм бүләкләр тапшырды.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X