Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Чирек гасыр–бер эштә

Коллективыбызның иң яхшы хезмәткәре бу дип таныштырды Надежда Шумилова белән "Росгострах"ның район филиалы башлыгы Хатыйп Газизов. Әле күптән түгел генә бу хезмәткәр үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Эшен җиренә җиткереп башкарганга, хезмәттәшләре дә яраталар. Аннары иминият агенты өчен иң мөһим асыл сыйфатларның берсе буларак, хезмәт күрсәткән урамнарда яшәүчеләр дә...

Коллективыбызның иң яхшы хезмәткәре бу дип таныштырды Надежда Шумилова белән "Росгострах"ның район филиалы башлыгы Хатыйп Газизов.
Әле күптән түгел генә бу хезмәткәр үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Эшен җиренә җиткереп башкарганга, хезмәттәшләре дә яраталар. Аннары иминият агенты өчен иң мөһим асыл сыйфатларның берсе буларак, хезмәт күрсәткән урамнарда яшәүчеләр дә аны үз итә. Кеше белән ихлас күңеленнән аралашып, читләр хәленә битараф булмаганга яраталар аны. Боларның барысы өчен коллективына, аерым алганда бүлек җитәкчесе Татьяна Макарова белән хезмәттәше Андрей Субботинга рәхмәтле ул. Чөнки чирек гасырлар элек бирегә эшкә килгәч алар аны үз игътибарларына алалар. Төрле яклап булышып, ярдәм күрсәтәләр.
Надежда Васильевна Гремячка авылында туып үскән. Әтисе фронтовик Василий Степанович белән әнисе Юлия Платоновна 10 баласына да яхшы хезмәт тәрбиясе бирә алалар. Илебез өчен гаять авыр чорларда да алар гомерләре буена сыер асрап үз хезмәтләре белән көн күргәннәр. Трой-Урай мәктәбен тәмамлагач кыз шәһәргә китеп хәрби заводларның берсендә эшли башлый. Кечкенәдән ял белмичә хезмәт чынуы алып үскән кыз монда тиз таныла. Үзенә йөкләнгәнне төгәл, пөхтә башкаруы өчен хәтта аны Мактау грамотасы белән дә бүләклиләр әле. Киләчәктә перспективалы хезмәткәр буларак, җаваплырак эшкә билгеләргә ниятләп торганда ул үзенең икенче яртысын очрата. Һәм алар гаилә корып районыбызга кайтып төпләнәләр.
Дәүләт иминият бүлегендә чирек гасырга якын эшләве дәверендә аңа халык ышанычын аклау өчен шактый тырышырга туры килә. Яңа урында хемәт юлын ул Балык бистәсенең нәкъ үзәгендә яшәүче халыкка хезмәт күрсәтүдән башлый. Катлаулы һәм буталчыклы еллар була ул. Эшчеләргә генә түгел, хәтта пенсияне дә товарлата бирергә гадәтләнәләр. Күп коллективларда эшчеләр айлар буена акча күрмиләр. Шундый авыр шартларда да ул үз участогында яшәүчеләр белән уртак тел табып план-заданиеләрен үтәүгә ирешә. Дөнья булгач аның күңелсезлекләре, фаҗигаләре дә кабатланып тора. Надежда Васильевна бәлага юлыгучыларга ярдәм күрсәтүнең төрле юлын эзли. Аларга еш кына кирәкле документларны тутыруда булыша. Белешмәләрне дә үзе юллап алып ташыра.
-Баштагы мәлдә эшләве бик авыр иде,-ди әңгәмәдәшем. -Хәзер хәлләр уңай якка үзгәрде. Халык та, табигать бәла-казасы, яисә кинәт килгән фаҗигаләр өчен иминият акчасын тоткарлыксыз алгач икеләнмичә йорт-җирләрен, милекләрен иминиятләштерергә ашыга,-ди Надежда Шумилова. Ә иң мөһиме, ул үз эшен яратып, күңел биреп башкара.

Рәсемдә: Надежда Шумилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев