Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Өч дистәдән артык–терлекче...

Җәй ае мул һәм арзанлы сөт чоры дип бик дөрес әйтә халык. Бүген күп хуҗалыклар әнә шушы табигать муллыгыннан киңрәк файдаланып калырга тырышалар.

Кече Әшнәк авылында Н.Закированың крестьян-фермерлык хуҗалыгында бүгенгесе көнне 280 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 100 башы савым сыерлары. Һәр елдагыча быел да алар тирә-юньдә беренчеләрдән булып терлекләрне болында көтә башлаганнар.
-Маллар өчен кырда хәзер азык җитәрлек. Сыерларның продуктлылыгы да бермә-бер артты. Әлбәттә инде савымчыларыбыз да үз эшләрен яхшы беләләр. Берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел, һәркайсы алдынгы аларның, -дип безне Суфия Мифтахова һәм Сәрия Вәлиева белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Илмаз Закиров.
Алар икесенә бүген 100 баш сыер савалар икән. Иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган Суфиянең фермага эшкә килүенә бүген 32 ел тулган. Ул шуның 5 елын бозаулар караган. Ә терлекче булып китүендә әтисе Гарәфетдин абзый сәбәпче икән. Кечкенә вакытында ул аны атка утыртып фермага эшкә алып баргалаган. Менә шул елларда терлекче хезмәте күңеленә ошый башлый да инде кызның. Шуңа мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә килгән. Әлбәттә инде бүгенге буын балалары кебек укырга керергә дә мөмкинлеге була, әмма кечкенәдән авылны, терлекче хезмәтен үз итә ул. Фермада эшли башлагач кичке мәктәптә белем ала. Фермада 5 ел бозаулар карап хезмәт күнекмәсе алгач аңа савым сыерлары төркемен тапшыралар. Эш процессында беркадәр каушап, югалып калганда өлкән савымчы Хәлимә, Оркыя, Хәбирә апалары кызга ярдәмгә киләләр. Аңа үз тәкъдим-киңәшләре белән булышалар. Шулай итеп ул терлекчелекнең барлык нечкәлекләренә үз көче белән төшенә. Малларны карау, ашату технологиясен дөрес үтәргә өйрәнә. Яңа туган бозауларны да сау-сәламәт үстереп тапшыра. Әнә шундый асыл сыйфатлары белән ул бүген биредә күпләргә үрнәк тә инде. Хуҗалык һәркөнне хәзерләүчеләргә узган елдагыдан күбрәк күләмдә һәм яхшы сыйфатлы сөт озата икән, әлбәттә монда инде аның һәм хезмәттәшенең дә өлешләре зур. Хуҗалык алдынгысы Суфия Мифтахова үзенең тырыш хезмәте белән коллективта гына түгел, авылда да күпләргә үрнәк булып тора. Үзвакытында аның тормыш иптәше Габделәхәт тә терлекчелектә хезмәт куйган. Дистә елдан артык вакыт ферма белән җитәкчелек иткән. Хезмәттә генә түгел, катлаулы тормыш юлында да аларга күпләр соклана.Алдынгы савымчының авылда да, коллективта да абруе зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев