Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Быел да икенче «фәннән» имтихан тота

Югары Тегермәнлек уңган хезмәткәре Рамил Нәбиуллин бар эшне дә булдыра торганнардан. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач әтисе Гаффар абзыйның эшен дәвам иттерү нияте белән ул фермага эшкә килгән.

Биредә утыз елдан артык ат җигеп, терлекләр караган ул. Ә менә быел хуҗалык ихтыяҗларыннан чыгып хезмәтен язгы кыр эшләре чорында механизатор буларак дәвам иттерергә ниятли. Монда инде аның мәктәптә тракторчы белгечлеге нигезләрен өйрәнүенең файдасы тигән. Рамил бу көннәрдә 25 ел элек алынган иске МТЗ 80 тракторын кабул итеп, аны кыр эшләренә әзерли.
-Егет үз сүзендә нык тора торганнардан булып чыкты. Кыска гына вакыт эчендә тракторын карап, төзекләндерергә кереште. Аның корыч айгыры язгы кыр эшләрендә дә сынатмас дип ышанабыз,- ди хуҗалык идарәчесе Идрис Мөхәммәтшин.
Күп яктан сыналган егет әнә шулай быелгы язгы кыр эшләрендә тагын да олырак имтиханга әзерләнә.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев