Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Буын эталонын хезмәтендә аклый ул

Төшке аштан соң улы хакында мактау сүзләрен ишеткәч: "болай булышкач кичкә чаклы тракторга утыртып йөрми булмас икән сине," -дип әтисенең сөендерүен, бүгенгедәй яхшы хәтерли Илсур. 12 яшеннән әтисенең ярдәмчесе була инде. Ул җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аннары үз урыныа энесе Илдус килгәч, абыйсы белән бер комбайнда эшли...

Төшке аштан соң улы хакында мактау сүзләрен ишеткәч: "болай булышкач кичкә чаклы тракторга утыртып йөрми булмас икән сине," -дип әтисенең сөендерүен, бүгенгедәй яхшы хәтерли Илсур.
12 яшеннән әтисенең ярдәмчесе була инде. Ул җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аннары үз урыныа энесе Илдус килгәч, абыйсы белән бер комбайнда эшли башлыйлар. Әнә шулай егет механизатор хезмәтенең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп үсә. Тәҗрибәсен район үзәгендәге училищеда укыганда да тагын да камилләштерә төшә. Уку йортының тәҗрибә участогында күнекмә үткәндә иптәшләре туфрак эшкәртсә, ул чәчүдә катнаша.
Трой Урай авылында үз вакытында хуҗалык механизаторлары арасында гына түгел, район күләмендә данлыклы механизатор буларак танылган әтисе Зиннур ага Әмиров хезмәтен бүген уллары дәвамлый. Илсур биредә инде 30 елдан артык төрле маркадагы тракторлар белән идарә итә. Хуҗалык алдынгысы ул,хезмәттәшләре арасында абруе зур. Бүген дә аның биредә абруе зур.
-Илсурга нинди эш йөкләсәң шуны булдыра. Ел әйләнәсе эштән бушамый ул. Тракторда да, комбайнда да эшли. Төрле маркадага автомашиналар белән дә оста идарә итә- ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Маннанов.
Берничә ел элек хезмәттәше белән алар икәү комплекслы эшләүгә күчәләр, үзләре суктыралар. Комбайн бункереннан ашлыкны да үзләре үк ындыр табагына ташуны оештыралар. Бер сүз белән әйткәндә заман рухын тоеп эшлиләр алар. "Зур чыгымнар тотып читтән автомашина чакыртканчы, барысын да үзебез эшлибез",- дигән тәкъдимнәрен җитәкчеләре дә хуплый. Эш тукталмый! суктырган ашлыкны берсе автомашинада кайтара китә , икенчесе исә суктыруын дәвам итә. Барып чыга уйлары.
Илсур бу көннәрдә терлек азыгы хәзерләү техникаларын төзекләндерә. Ә кичке якта сабан культураларына химик эшкәртү үткәрәләр. Хуҗалыкның баш агрономы, тормыш иптәше Гәмбәрия белән алар әнә шулай иртәдән кичкә чаклы авыл мәшакәте белән елның елы алар, табын муллык өчен тырыш хезмәтләрен куялар.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев