Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Булдыра, Гамбәрия!

Гаиләдә күбесенчә ир-малайлар белән үскәнгәмедер, сыйныфташ кызлары арасында һәм районыбызда беренчеләрдән булып ул агроном һөнәрен сайлады.

Әйе, бездә бүген һәрбер һөнәр мактаулы. Бары тик аны яратырга, даими рәвештә белемне арттырып, чын һөнәр остасы булу өчен тырышырга гына кирәк. Трой-Урай авылында гомер кичерүче баш белгеч Гамбәрия Әмирова нәкъ шундыйлардан. Бу ел аның өчен вакыйгаларга бай. Бирегә кайтып агроном булып эшли башлавына 30, шушы көннәрдә үзенә 50 яшь тулды. Бала гаиләдә ни күрсә, очканда шул була, ди халык мәкале. Районыбызның Биектау авылында күп балалы гаиләдә үсә Гамбәрия. Мәктәп елларыннан ук ул һәрбер авыл баласы кебек олы хезмәт чыныгуы ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыклары эшендә актив катнаша. Элек-электән авылда аның әтисе Хатыйп абзый белән әнисе Масаный апа яшелчәчелек белән мавыгалар. Һәр елда балалары ярдәмендә алар күп итеп кыяр, помидор, кәбестә, суган, кыскасы, барысын да мулдан үстерәләр. Даими рәвештә аларның сортларын да яңартып, үзгәртеп торалар. Төрле тәҗрибәләр үткәрүдән ләззәт алалар, тәм табалар. Өлкәннәрнең бу мавыгуы балаларына да күчкән күрәсең. Ике абыйсына ияреп Гамбәрия дә агроном һөнәрен гомерлек юлдашы итәргә карар кылып, Биектау урта мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ә аннан аны районыбызга эшкә җибәрәләр. Район җитәкчеләре кызны Трой-Урай авылына билгели. Беренче эш көненнән үк остазлары аны үз игътибарларына алалар. Ул еллардагы совхоз директоры Алексей Зимуров бик ошата кызны. Һәм баш агроном Мәсгуть абыйсы Габдрахманов янәшәсенә эшкә билгели.
-Ул елларда совхозның 3077 гектар чәчүлек җире бар иде. Соңрак аны 4890 гектарга җиткердек. Туфрагы әлләни уңдырышлы булмаса да, мул уңыш алу өчен тырыштык. Органик ашламаны да күп керттек,-ди Гамбәрия.
Биредә ул әнә шундый зирәк акыллы җитәкче һәм оста белгеч янәшәсендә үз эшенең чын остасына әверелә. Бүген аннан кайсы участокның нәрсәгә уңдырышлы булуы хакында сорашсаң, ул һич икеләнүсез төпле киңәшен бирер.Әлбәттә инде, җитәкче һәм белгечләр генә түгел, оста игенчеләрдән дә тормыш юлында уңган ул. Күп еллар дәвамында хуҗалыкта һәм район күләмендә чәчү, урып-җыю батырлары булып дан тоткан игенчеләр Зиннур Әмиров, Зиннур Кыямовлар белән һәрвакыт аңлашып, дус-тату эшләделәр алар. Бар күңелен биреп тырышып, тырмашып эшләп йөргәндә, хуҗалыкның әлеге бай тәҗрибәле игенчесенең ишле гаиләсенә килен булып төшкәненә дә шактый еллар узды инде. Бүген исә кайнатасы Зиннур аганың мактаулы хезмәтен улы Илсур дәвам иттерә.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үзгәрешләр тройурайлыларны да читләтеп үтмәде. Совхоз, авыл хуҗалыгы кооперативы, агрофирма, инде менә шушы җирлектә Илгиз Маннановның крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырылды. Әмма баш агроном Гамбәрия Әмирова гына анда алыштыргысыз белгеч булып кала бирә. Ел әйләнәсе игенчелек буенча баш белгеч кенә түгел, ул әле биредә бригадир, ындыр табагы җитәкчесе, хисапчы, склад мөдире вазыйфаларын да зур төгәллек белән башкара. Кыскасы, ул хуҗалык җитәкчесенең иң ышанычлы ярдәмчесе бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев