Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бәрәңге, йодрык кадәрле...

Йомышым төшеп Полянка авылында яшәүче күптәнге танышым Әнәс Йосыповларга сугылган идем. Тормыш иптәше, улы белән бәрәңге алып йөрешләре. "Нигә болай иртәләдегез, яшьти",-дип сорарга авыз ачкан идем, буразнада ялтырап яткан куш йодрык кадәрле бәрәңгеләрне күреп шаклар каттым. Оят булса ни әйтим, үземнең бакчадагы бәрәңге йомыркадан артык үсә алмады. Мин генә түгел,...

Йомышым төшеп Полянка авылында яшәүче күптәнге танышым Әнәс Йосыповларга сугылган идем. Тормыш иптәше, улы белән бәрәңге алып йөрешләре. "Нигә болай иртәләдегез, яшьти",-дип сорарга авыз ачкан идем, буразнада ялтырап яткан куш йодрык кадәрле бәрәңгеләрне күреп шаклар каттым. Оят булса ни әйтим, үземнең бакчадагы бәрәңге йомыркадан артык үсә алмады. Мин генә түгел, күп кенә танышларым да бәрәңге уңышының начар булуыннан, сабагының иртә коруыннан зарланалар бит. Ә монда! Сөбханалла!
-Ничек үстердегез бу кадәр уңышны?
-Ходай бирде,-ди Әнәс. Менә дистә ел инде хак дин юлында ул. Биш вакыт намазын калдырмый, барлык йолаларын җиренә җиткереп үти.
-Сезнең куллар белән үстергән бит инде бу муллыкны, хикмәт нәрсәдә?
-Хикмәт дип, безнең бабай: "Җир куенына керә торсын. Корылык булса да алданмассыз",-ди торган иде. Шуңа да мөмкин кадәр иртәрәк утыртырга тырышабыз. Быел менә 1 майда ук утыртып, Ходай кулына тапшырдык. Алдагы елларда апрель азагында ук утыртып куя идек. Аннары ел саен бакчаны черегән тирес белән ашлыйм (мал асрагач анысына кытлык юк). Бәрәңгене алуга тиресне чәчеп сукалатам. Яз көне кар китеп бераз кипшүгә мотокультиватор белән эшкәртәм. Шуннан утыртып куябыз инде. Бәрәңге урынын гел алыштырып торам. Бер ел чөгендер чәчсәм, икенче елны ул җиргә бәрәңге утыртам. Бәрәңгем өч төрле сортта: иртә, уртача һәм соң өлгерә торганы. Елына карап я бер сорты уңа, я икенчесе.
Бәрәңге генә түгел, бакчаларына ни утыртсалар, шул күкрәп уңган Йосыповларның. Кабагы да табак хәтле, кабачкилары да күтәргесез. Помидор, кыярлары җыеп бетергесез инде. Ә йорт каршындагы зәңгәр чыршылар Әнәснең горурлыгы.
Мин белә-белгәннән сыер тота, үгез, бозау асрый ул. Моннан дистә еллар элек бергәләп көтү дә көтә идек әле. Көтүлекләр бетерелгәч, терлек азыгы табу кыенлашкач сыерны бетерергә туры килде. Ә менә Әнәс тырыша. Үз гаиләсен дә, күрше-күләнне дә сөтле-сыйлы итеп яши бирә.Корбанлыкка дип берничә тәкә дә симертә әле.
Менә шулай һәр гамәленә Ходайдан ярдәм сорап, булганына канәгать булып, тырыш хезмәтеннән ямь табып яшәп ята Әнәс Йосыпов. Ә иманлы йортны бәрәкәт ташламый инде ул. Амин, шулай булсын.
Әнәс Йосыпов яңа уңышы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев