Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бәхетенең ике канаты

Без каләм ияләре күбрәк хезмәт кешесенә дан җырларга, механизатор, терлекчеләр турында язарга яратабыз. Ә менә бухгалтерия хезмәткәрләре ничектер читтәрәк кала димме. Алар турында нәрсә язасың, утыралар инде шунда цифр сугыштырып диярсез. Төптән уйласаң, бик тә кирәкле, җаваплы хезмәт башкаралар бит алар. Икътисадны, сәүдәне, халык хуҗалыгының башка тармакларында алардан башка күз...

Кечкенәдән төгәл фәннәргә, математикага сәләтле кыз Балыклы Чүкәй мәктәбен тәмамлагач Казан сәүдә техникумына юл тота. Аттестатын гел "5"леләр генә бизәгән кызга ул вакытта бик популяр булган техникумга керү өчен рус теленнән инша язу да җитә иде. Өч ел дигәндә кооператив сәүдә идарәсен оештыру дипломы алып чыга Динә. Юллама белән Олы Нырсы авылы сәүдә предприятиесенә товар белгече итеп җибәрәләр үзен. Язмышының мондый борылыш ясавына рәхмәтле ул. Чөнки мәхәббәте, гомерлек тормыш юлдашы Райф та шунда көтеп торган үзен. Беренче мәртәбә клубка чыккач ук танышалар алар. Тиешле өч елын эшләгәч, Динә туган ягы Балык бистәсенә кайта. Сәүдә предприятиеләренең берсендә өч ай товар белгече булып эшләгәч җәмгыять идарәсенә икътисадчы итеп чакыралар. Аннан соң бухгалтер вазыйфаларын йөклиләр. 2008 елдан Динә "Кама Р" кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтеры.
-Динә Фәттаховнаны техникумнан ук беләм. Бер группада белем алдык. Ул вакытта ук тырышлыгы, пөхтәлеге, төгәллеге белән башкалардан аерылып тора иде. Намуслы, грамоталы бухгалтер җитәкченең уң кулы. Үз эшен аның кебек яратып, төпченеп башкаручы бухгалтерлар сирәктер,-ди "Кама Р" җәмгыяте рәисе Александр Романов.
Бәхетенең бер канаты яраткан эше, коллективы булса, икенчесе гаиләсе-Райфы, кызлары Алия белән Гөлинә инде. Аларның уңышларына куанып, туганнары, күп санлы дуслары белән аралашып яшиләр Сабировлар. Безнең Динә сабырлыкның бер өлгесе инде, диләр озак еллар иңгә-иңгә торып эшләгән хезмәттәшләре. Аның кем беләндер ачуланышып, сүзгә кереп йөргәнен хәтерләмиләр алар. Аның дөньяга, әйләнә-тирәдәге кешеләргә сөеп караган күзләреннән, тыйнак елмаю кунган йөзләреннән зыялылык, хатын-кызларга хас зирәклек бөркелә.
Илгиз Җамалиев.
фотоларны rsloboda-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев