Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

“Бәхетемне биредә таптым”

-Эш урынымны бик яратам. Коллективыбыз үзара дус, тату яшәгәнгә күңелем һәрчак хезмәттәшләрем янына тартыла,-ди Сәрия Һашимова. Әйе, яшьләрне беренче көненнән үк монда катлаулы эш алымнары серләренә төшендерү күркәм гадәткә әйләнгән. Өч дистә ел элек бирегә эшкә килгәндә Сәрия дә өлкәннәр янәшәсендә күнекмә үткән. Алар яшь кешене сөендереп, күңелен күтәргәннәр, хатасын...

-Эш урынымны бик яратам. Коллективыбыз үзара дус, тату яшәгәнгә күңелем һәрчак хезмәттәшләрем янына тартыла,-ди Сәрия Һашимова.
Әйе, яшьләрне беренче көненнән үк монда катлаулы эш алымнары серләренә төшендерү күркәм гадәткә әйләнгән. Өч дистә ел элек бирегә эшкә килгәндә Сәрия дә өлкәннәр янәшәсендә күнекмә үткән. Алар яшь кешене сөендереп, күңелен күтәргәннәр, хатасын төзәтергә дә булышканнар. Шуңа Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлап район үзәгендәге олы предприятиедә бер елга якын эшләгәч, иминият компаниясенә күченүенә дә һич үкенми ул. Киресенчә, икътисадый кыенлыкларны бергәләшеп кичеп, бердәм коллективта эшләвенә сөенә. Ә тормыш булгач төрле хәлләр була, диләр бит. Производстводан аерылмыйча тырышлыгы, үҗәтлеге белән Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлагач аны күп оешмалар үзләренә чакыра. Әмма бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү аның характерында түгел шул. Билгеле инде үзвакытында Күгәрчен авылында икесе дә хезмәт юлларын терлекчелектә башлаган әтисе Рәшит абзый белән әнисе Рәкыя апаның киңәшләренә таянып эш итә ул. Сәрия дә тырышлыгы, башлаган эшен сыйфатлы итеп үтәве белән тиз арада хөрмәт, абруй казана. Иң элек ул хисапчы, аннары баш бухгалтер урынбасары вазыйфаларын башкара. Ә бүген исә Сәрия Һашимова шактый олы иминиятчеләр төркемен җитәкли. Аның кул астында эшләүче 21 иминият агенты районыбызның ерак авылларында халыкка хезмәт күрсәтәләр. Дөрес, авыл кешеләре арасында хәзер ялгыш фикердә йөрүчеләр дә әле күп. Кайберәүләр моңарчы тыныч яшәдек берни булмады, киләчәктә дә Ходай саклар әле дип гомер кичерә. Әмма тормышта көтелмәгән кыенлыклар, проблемалар, фаҗигаләр өстәлеп кенә тора. Әнә шулар хакында халык белән очрашып аңлашырга Сәрия еш кына авылларга чыга, үз хезмәте нечкәлекләре, яңалыклар, ташламалар турында әңгәмәләр кора. Менә шулай булсын дип тырышып йөри-йөри 30 елдан артык вакыты үтүен сизми дә калган ул. Сәрия Һашимованың район җитәкчелеге һәм югары оешмаларның дистәдән артык Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе дә, аның намуслы хезмәте турында сөйли.
Рәсемдә: С.Һашимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев