Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бер үзенә күпме техника иярли ул

"Кама-Агро" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Илһам Сабировның тракторда эшли башлавына 30 ел тулган. Күп тапкырлар "хуҗалык батыры" исеменә лаек булган. Быелгы урып-җыюда да хуҗалыкта җиңү яулаган ул. «КЗС-812» комбайны белән бер мең тоннадан артык ашлык суктырып алган. Әле монысы бер, хуҗалыкта бөртекле культураларны җыеп алу белән, комбайнын куеп «МТЗ-1221» тракторында кукуруз...

"Кама-Агро" хуҗалыгының алдынгы механизаторы Илһам Сабировның тракторда эшли башлавына 30 ел тулган. Күп тапкырлар "хуҗалык батыры" исеменә лаек булган. Быелгы урып-җыюда да хуҗалыкта җиңү яулаган ул. «КЗС-812» комбайны белән бер мең тоннадан артык ашлык суктырып алган. Әле монысы бер, хуҗалыкта бөртекле культураларны җыеп алу белән, комбайнын куеп «МТЗ-1221» тракторында кукуруз массасы ташу эшенә керешкән.
Илһам бик кечкенәдән техника белән кызыксынып үсә. Тракторчы-машинист таныклыгын ул Олы Елга урта мәктәбен тәмамлагач аттестат белән бергә алып чыга. Инде хәрби хезмәттән кайткач җиң сызганып тракторда эшли башлый. Яз башыннан туфрак эшкәртә, үзе чәчеп үстергән игеннәрне җыеп-суктыруда хезмәт куя.
-Бүгенге хезмәтебез күпкә җиңелерәк. Эшләве дә күңелле, хезмәткә түләү дә яхшы хәзер,-ди игенче. Быелгы урып-җыюда ул тәҗрибәле механизатор Әюп Хәйретдинов белән 1100 тонна ашлык суктырып алган. Аның өчен инде 120 мең сум хезмәт хакын кулына биргәннәр.
-Илһам елның-елында җиңүчеләр сафында, хезмәте белән күпләргә үрнәк булып тора. Ел әйләнәсе үзенә хезмәт шөгыле таба ул. Әнә быел да 200 гектар мәйданны биләгән көнбагышны суктырып алгач, туңга сөрүдә дә катнашачак. Үзе эшлисе агрегатларны да ул үзе сафка бастыра,-ди хуҗалык җитәкчесе Марат Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X