Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Барысы тәртиптә– аның тырышлыгы

Олы Елга авылы терлекчелек комплексы җитәкчесе Исмәгыйль Садыйков биредә күп еллардан бирле терлекчелектәге механизмнарга хезмәт күрсәтүче Фәргать Сибгатуллин исемен атагач, без аның белән якыннан танышырга уйладык.

Җитәкче тикмәгә генә мактап телгә алмаган икән үзен. Кайда кыен ул шунда, дигәндәй, Фәргатьне комплекс буенча йөреп, алҗып эзләп таптык. Артыннан чак җитешеп очраттык үзен. Ул үз хезмәте хакында: "Йөкләнгәннәр шактый, әлегә канәгатьсезлек белдереп зарланганнары булмады",-дип җавап кайтарды.
Фәргать туган авылы Олы Елга мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач район үзәгендәге техник училищеда белем ала. Бар гомерләрен терлекчелеккә багышлаган әти-әнисе дә улларын үз янында эшләтәселәре килә. Әмма егет училищены тәмамлап кулына таныклык алгач хуҗалыкта тракторда һәм комбайнда эшли башлый. Ерак Магадан өлкәсендә хәрби хезмәттән кайткач та ул авылында бу эшен дәвам иттерә. Бәхетен туган ягында тапкан дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләр инде. Язылмаган кануннар нигезендә ул гаиләдә төпчек малай буларак төп йортта яши башлый. Аннары тормыш иптәше Гүзәлия дә үзе төсле эшчән, төпле хатын. Олы Елга авыл җирлеге советы башлыгы Фәрит Садриев әйткәндәй, алар бүген күпләрне сокландырып матур тормыш кичерәләр, гаиләләрендә бер малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары әле башлангыч сыйныфта гына укысалар да әти-әниләренә булышалар. Фәргать белән Гүзәлия дә балаларына хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирәләр.
-Без икебез дә көнозын эштә, ә балалар мәктәптән кайткач терлекләрне ашаталар, өй эшләрендә булышалар,-ди гаилә башлыгы. Ике дистә елдан артык инде ул терлекчелек комплексында механизмнарның көйле эшләве өчен җаваплы. Әнә шуңа биредә сөт саву аппаратлары, тирес чыгару җайланмалары һәрчак төзек хәлдә. Бу хезмәт кешесе хакында ферма эшчәннәре генә түгел, белгечләр һәм җитәкчеләрдән дә бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде.
-Фәргать комплекста алыштыргысыз хезмәткәр. Үзе эшчән, тыйнак. Бәлки әле без аның хезмәтенә тиешле бәя дә бирә алмыйбыздыр, ярый әле сез эзләп тапкансыз. Мактау-хөрмәткә бик лаеклы ул,-ди агрофирма директоры Марат Мингалиев.
Терлекчелек комплексында киеренке хезмәт атмосферасы. Ни дисәң дә монда 1600 баш терлек асрала. Ә механизмнар яхшы, төзек-болары механик Фәргатьнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев