Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бар шөгыльгә кулы ятып тора

Рәиф Хәмидуллинны бүген менә дигән фермер дип тә атарга мөмкин. Ул заман рухын тоеп яши һәм эшли белә. Җәмгыятебезнең күп тармакларында чыныгу алган бу егет тәүге адымнарын халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдән башлый. Әмма алып сатып кына әлләни ерак китеп булмаганлыгын аңлаган хәлдә ул көндәлек товар җитештерү һәм халыкны тотрыклы эш...

Рәиф Хәмидуллинны бүген менә дигән фермер дип тә атарга мөмкин. Ул заман рухын тоеп яши һәм эшли белә. Җәмгыятебезнең күп тармакларында чыныгу алган бу егет тәүге адымнарын халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдән башлый. Әмма алып сатып кына әлләни ерак китеп булмаганлыгын аңлаган хәлдә ул көндәлек товар җитештерү һәм халыкны тотрыклы эш урыны белән тәэмин итү хакында уйлана башлый. Эшлим дип күңелен биреп йөрүчегә җае да табыла бит. Элеккеге күмәк хуҗалыкның ташландык хәлдә калган ремонт остаханәсен алып керамзит блоклар җитештерүгә керешә. Үз уйлаганнарының тормышка ашачагына ныклап торып ышана ул. Чөнки Котлы Бөкәштә озак еллар көйле генә эшләгән кирпеч заводы яшәүдән туктый. Ә бу кирәкле материалга ихтыяҗ көннән-көн арта. Торак йорт, абзар, сарай, гаражлар төзү өчен барысын да читтән ташып булмый бит инде. Тәвәккәлләп эшкә керешә егет. Берничә елдан соң ук инде аның производствосы көйләнеп китә. Ул чорларда районнан гына түгел, хәтта күрше Питрәч, Саба, Теләче, Алабуга төбәкләреннән ул җитештергән блокларга чират булуы хәтердә калган.
Фермер Рәиф Хәмидуллин (уң яктан). автор фотосы.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X