Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бар эшкә дә оста ул

Урып-җыю эшләре батыры белән очрашырга теләвемне белдергәч, хуҗалык җитәкчеләре аның кырда булуын әйттеләр. Әмма ул әле авылдан ерак китәргә өлгермәгән булып чыкты.

Кече Әшнәк авылы эшчәннәре гомер-гомергә тырыш, уңган булулары белән аерылып тордылар. Игенче-механизаторлары хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә һәрчак диярлек алдынгылар рәтендә барды. Бүген дә ул шулай булыр иде дә, тик техникалары элеккеге еллардагы кебек барысыныкы да бер төсле түгел шул. Шуңа карамастан, шактый нык искергән техниканы көйләп тә әле әнә урак батыры Рәис Мингалиев ел әйләнәсе мактала. Урып-җыюда да күп еллар дәвамында лидерлык итә ул. Ә техника белән бик кечкенәдән кызыксынып үсә егет. Әтисе Йосыф абзый белән һәрвакыт бергә, янәшә булырга ярата. Шуңа башлангыч сыйныфларда укыганда ук ул аның ярдәмчесенә әверелә. Бераз үсә төшкәч мөстәкыйль рәвештә трактор белән идарә итә башлый. Хәтта катлаулы операцияләрне дә уңышлы башкара. Әнә шуңа Рәис 1980 елда Олы Әшнәк мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, турыдан-туры район үзәгендәге училищега юл тота. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, абыйсы белән энесе дә механизатор һөнәрен сайлап туган ягыбызда төпләнеп калдылар. Рәис училищеда 3 ел дәвамында белем алган вакытта да авылдан аерылмады. Комбайнда, тракторда эшләде, укуында да макталды. Ни дисәң дә, мәктәптә укыганда, әтисенә булышып эшләп йөрүе бер дә бушка үтмәгән. Училищеда укып, кулына авыл хуҗалыгы машиналары белгечлеге белән бергә автомобиль йөртүче таныклыгы да алып чыга ул. Ә бу укулары хәрби хезмәттә дә егеткә бик ярап куя. Ике ел дәвамында ул югары дәрәҗәдәге командирларны йөртә. Ә туган авылына кайткач иң элек ДТ тракторында эшли. Аннары хәрби хезмәттә генерал йөртүен белеп аны колхоз рәисе үзе янына ала. Шулай итеп берничә ел "УАЗ" автомашинасында йөргәч ул үзе теләп "ГАЗ-53" йөк автомашинасына күчеп утыра. 10 ел дәвамында хуҗалыкка кирәкле йөк ташый, елның-елында урып-җыюда актив катнаша. Быел да әле ул уракта "Дон" комбайны белән ашлык суктырды. Дистә елдан артык инде Рәис хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторы. Аның бар эшкә дә кулы ятып тора. Нинди техникага утыртсалар, шуны буйсындыра. Һәр елны ул хуҗалыкта чәчүне берүзе башкарып чыга. Туфрак эшкәртүдә дә актив катнаша. Рәис Мингалиев быел да үзенең МТЗ-1221 тракторы белән смена нормаларын арттырып үтәп, шактый күләмдә туңга сөрү башкарган.
-Хезмәттә генә түгел, көндәлек тормышта да мактаулы, үрнәк гаилә бу,-ди Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы Фәрит Закиров. -Тормыш иптәше Наилә мәктәптә эшли. Авыл халкыннан сөт тә җыя әле. Балалары да үзләре кебек уңганнар. Уллары Алмаз күп еллар мәктәптә укыганда хуҗалыкка булышты, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Быел ул район үзәгендәге агротехник көллияткә укырга керде. Ә кызлары Алсу Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап Казан шәһәрендә яши.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да алар күпләрне сокландырып терлекләр асрыйлар, ике сыерлары бар. Эш сөючән кешегә коллективта хөрмәт зур. Авыл халкы да ярата андыйларны. Мингалиевләр гаиләсе үзләренең тырыш хезмәтләре белән макталып көн күрәләр.

Рәсемдә: урып-җыю батыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X