Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык бистәсенең электр челтәре хезмәткәрләре ветераннарны тантаналы төстә котлады

Үзеңнеке гел дә үз инде

Быел-Идел буе электр челтәре хезмәткәрләренең юбилей елы. Балык бистәсенең электр челтәре хезмәткәрләре ветераннарны тантаналы төстә котлады. Бәйрәм районның бер кафесында үтте. Пенсионерларны котларга дип Идел буе "Челтәр компаниясе" филиалы директоры Илшат Галимҗанов һәм профком председателе Фоат Габдуллаҗанов килгән иде.

Иң беренче ветераннар игътибарына оешманың эшчәнлеге турындагы видеоролик күрсәтелде. Аннан Илшат Галимҗанов чын күңелдән ветераннарны юбилей белән котлады, 32 ел район электр челтәрендә баш диспетчер булып эшләүче Халидә Закировага Рәхмәт хаты тапшырды. Оешмада эшләүчеләрнең балалары әби-бабалары һәм килгән кунакларга концерт номерлары әзерләгәннәр. Зәлинә Галләмова җыр башкарды, "Камские звездочки" төркеме биеп күрсәтте. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле үтте. Ветераннар исә яшьлекләрен, эшләгән елларын искә алып, үткәнне бүгенгесе белән чагыштырып ял итеп утырдылар. Бәйрәм ахырында ветераннарга юбилейга багышланган медаль һәм китаплар бүләк иттеләр.

Фото авторы: Эльвира Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X