Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык бистәсе электр челтәрендә Сабантуй бәйрәме күркәм гадәткә әйләнде

Аны балалар да түземсезлек белән көтеп алдылар.

Чираттагы сабантуй бәйрәме Чулман яры буенда-Балык бистәсенең иң матур урынында үтте. Сабантуй бәйрәменә җыелучыларны район электр челтәре җитәкчесе Ринат Хәмидуллин белән баш инженер Госман Галләмов тәбрикләделәр. Идел буе электр челтәре пофсоюз комитетының матди ярдәме нәтиҗәсендә быелгы балалар сабантуена балалар иҗат үзәге белгечләре дә чакырылган иде. Дәртле музыка астында балалар гына түгел, әти-әниләр дә уйнап-көлеп күңел ачтылар. Балалар белән күп төрле конкурслар, уеннар, бию бәйгеләре оештырылды. Аларның кайберләрендә балалар белән бергәләшеп әти-әниләре дә көч сынаштылар. Табигать тә бу көнне балалар белән сөенде, кояш нурлары уенда катнашучыларны иркәләп көч биреп торгандай булды. Чулман буеның ямьле табигате һәркемне шатландырды бу көнне. Сабантуй бәйрәменнән балалар белән бергә өлкәннәр дә күңел күтәренкелеге алды. Әти-әниләр саф һавада менә дигән итеп табын әзерләделәр. Әлбәттә инде, яр буенда төп ризыкларның берсе булып Чулман балыгыннан пешерелгән уха һәм шашлык иде. Уеннар шулай бик озак дәвам итте. Соңыннан самовар тирәсендә тәмләп чәй эчтеләр. Ахырда инде барлык балаларга истәлекле бүләкләр таратылды. Чулман яры буенда үткән бу бәйрәм балалар күңелендә, мөгаен, бик озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев