Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авыл җанлы Михаил

Авыл баласы кече яшьтән шәһәргә киткәч, аны инде башка беркайчан да кире туган ягына кайтарып булмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Озын гомер юлы кичергән кайберәүләрнең бу фикеренә каршы килеп, андыйлар бар дип әйтәсем килә. Журналистлык хезмәтемдә бик күп җирле халык белән аралашырга туры килде. Алар арасында туган җиребезне үз итеп кайтучылар да байтак. Әле шулай күптән түгел генә районыбыз чигендә урнашкан Зур Мәшләк авылында да очраттым андыйны. Дөресрәге, хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов аеруча олылап мактау сүзләре белән телгә алып таныштыргач, хезмәт алдынгысы Михаил Новиков белән кызыксынуым арта төште.
Ул шушы төбәктә ишле гаиләдә туып үскән. Әтисе Андрей дәдәйдән егет авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнеп, беренче хезмәт чыныгуын да шушы хуҗалыкта алган. Аннары кулына автомобиль йөртүче таныклыгы алгач район үзәгенә китеп эшли башлый. Яшьлек мавыгуымы, әллә язмыш кушуы буенчамы, Михаил да тормыш иптәше Елена белән даны бөтен илебезгә таралган автомобиль төзүчеләр каласына эшкә китә. Күңеленә ошаган яхшы эш таба, фатир да ала. Әмма барыбер туган ягы үзенә тарта егетне. Сер түгел, соңгы вакытларда аның туган авылы да бик нык үзгәрде. Менә дигән яхшы йортлар калкып чыкты, затлы производство биналары төзелде. Зур Мәшләк авылы бүген районыбызда да иң тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе булып тора. Шулай булгач, нигә әле чит-ят җирдә адашып йөрергә ди, ул тәвәккәлләп туган авылы Зур Мәшләккә кайтып төпләнә. Беренче көннән үк Михаил монда слесарь-көйләүче хезмәтен башкара башлый. Тора-бара үзенең башка күп төрле эшкә хәвәслеген күрсәтә. Шуңа хуҗалыкта аны бүген үз эшенең чын остасы, универсаль механизатор буларак яхшы беләләр. 15 елдан артык инде ул хуҗалыкның машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыра. Без булган көнне дә Михаил Новиков чәчкеч дискаларын кырдыру белән мәшгуль иде. Хуҗалык җитәкчесе аның әле биредә алыштыргысыз эретеп ябыштыручы, кырдыручы, электрчы булуын да мактап телгә алды. Һәр тармакта менә шундый үз эшләренең чын осталары беркетелгәнгә, техниканы ремонтлау эше дә уңышлы, көйле бара. Һәр хуҗалыктагы кебек монда да беренчеләрдән тырмаларны сафка бастыруга керешкәннәр. Аны хуҗалыкның алдынгы тракторчылары Илгизәр Шәрифуллин, Мингәрәй Әхмәтшин, Дамир Хәйбуллин башкара. Ә менә чәчкеч, культиваторларны көйләүдә Нурислам Гатауллин белән Таһир Галләмовка кайбер вакытларда Михаил Новиков та ярдәмгә килә. Әнә шуңа хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләр дә аны: ул бар эшне дә булдыра, үзе алынган эшне югары сыйфат белән башкарып чыга, дип мактап телгә алдылар. Аның сере дә әллә ни ерак яшеренмәгән. Михаил бары тик үз хезмәтен күңел җылысы белән башкарырга күнеккән.

Рәсемдә: Михаил Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев