Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авылны Морат кебекләр яшәтә...

Авыл хуҗалыгында шулай бит инде ул. Бер эшне тәмамлап ял итә алмыйсың, икенчесе өстәлә, кыскасы ел тәүлеге хезмәт куласасында авыл кешесе.

"Солтан" агрофирмасында да механизаторлар язгы чәчүне уңышлы тәмамлап җиңел сулыш алырга өлгермәделәр, чираттагы эш-бәрәңге утырту башланды. Биредә быел "икенче икмәк"не Гобәй авылы янәшәсендәге кырга утыртырга булганнар. Җире дә уңдырышлы, сугару өчен дә уңайлы, ди белгечләр.
Гомер-гомергә хуҗалыкларда бәрәңге игү күп хезмәт таләп итә торган культура булып исәпләнде. Шуңа районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар да авырлык белән генә алыналар. Бу җәһәттән, төпле кадрларың булу мөһим шарт. Озак еллар дәвамында үзвакытында бәрәңге игү остасы булып танылган Морат Нуретдиновны эшкә чакырып "Солтан" агрофирмасы җитәкчеләре ялгышмаганнар. Беренче көннән үк ул үзен уңай яктан таныткан, язгы кыр эшләрендә дә мактала. Һәркөнне күрше Ырга авылыннан килеп эшләүче бу механизатор үз төбәкләренең мактаулы игенчесе булган. Яз башыннан тракторда җир эшкәртеп чәчү чәчсә, җәен комбайн штурвалы артына утырган. Мәктәптә укыган елларда ук ул авылның данлыклы комбанчысы Гайса абыйсы Дәүләтшин янәшәсендә бай хезмәт күнекмәләре ала. Шуңа мәктәптән соң аның эшен дәвам иттерергә була егет. Менә 30 елдан артык инде ул җир эшкәртә, чәчү чәчә. Үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт зур җаваплылык белән башкарганга, "Солтан" агрофирмасы җитәкчеләре дә аны үзләренә чакырганнар.
-Быелгы кыр эшләрендә ул аеруча актив катнашты. Иң элек туфрак әзерләү, культивациядә булды. Бу көннәрдә бәрәңге утырта. Көненә ул 14-16 шар гектарда эш башкара,-ди агрофирма директоры урынбасары Тимур Хәмәдияров.
Бу эш сөючән механизатор турында Тулуш авыл җирлеге хезмәткәрләреннән дә шактый гына җылы сүзләр ишетергә туры килде. Моратның тормыш иптәше Фәния дә үзе кебек тырыш, уңган икән. Матур, күркәм тормышта алар ике бала тәрбияләп үстереп, аларга яхшы һөнәр сайлауда, үз гаиләләрен коруда булышканнар. Төп нигездә икәү генә калсалар да, тик утыруны белмиләр, абзар тутырып терлек асрыйлар, бакчаларын ямьгә күмеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, бар яктан да килгән гаилә, авылда күпләргә үрнәк. Нәкъ менә шундыйлар бүген җәмгыятебезне бизәп торалар да инде. Ә менә гаилә башлыгы, хезмәт сөючән механизатор Морат Нуретдиновка "Солтан" агрофирмасы җитәкчеләре олы өметләр баглыйлар. Урып-җыю чорында исә аны комбайнчы ролендә күрәләр алар.
Рәсемдә: чәчү батыры Морат Нуретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев