Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авылга яңа сулыш бирүчеләр

Эшең куаныч китерсен, нәтиҗәле булсын, дисәң, иң әүвәл күңел биреп эшләвең, оптимистик рухта яшәвең кирәк. Бу җәһәттән "Солтан" агрофирмасы җитәкчеләре, белгечләре, хезмәтчәннәренең органик бер бөтен булып эшләвен үрнәк мисал итеп кую урынлы булыр. Кыска гына вакыт араларында агрофирма куәтле, аягында нык басып торучы хуҗалыкка әйләнде. Агрофирманың хуҗасы Тимур Хәмәдияровта күп...

Эшең куаныч китерсен, нәтиҗәле булсын, дисәң, иң әүвәл күңел биреп эшләвең, оптимистик рухта яшәвең кирәк. Бу җәһәттән "Солтан" агрофирмасы җитәкчеләре, белгечләре, хезмәтчәннәренең органик бер бөтен булып эшләвен үрнәк мисал итеп кую урынлы булыр.
Кыска гына вакыт араларында агрофирма куәтле, аягында нык басып торучы хуҗалыкка әйләнде. Агрофирманың хуҗасы Тимур Хәмәдияровта күп еллар миллионер «Гигант» колхозын җитәкләгән Сөләйман ага (мәрхүм) каны агуы да үзен нык сиздерә. Булган, булдыра, оештыра белү сәләте, яңага омтылышы бар, диясем килә. Тик шулай да, коллективны соңгы нәтиҗәгә хезмәт кешесе алып килә. Бу яктан, директор урынбасары, инженер Фәрит Гайниев, механизаторлар Айдар Гайниев, Айнур Хасанов, Морат Нуретдинов, 62 яшьлек Илдар Мусалимов, шофер Мансур Сибгатуллин күпләр өчен үрнәк өлге булырлык эшпәрвәрләр.
-Бездә эшне синеке, минеке дип аеру юк. Кем кемгә ярдәм итә ала, шулай тырышабыз,-ди Фәрит. Ул бирегә күрше Питрәч районыннан килеп эшләп йөри икән. Иң беренче чиратта, техника төзеклегенә җавап бирә ул. Нәкъ үзе бәянләгәнчә, башка җаваплылыкларны үз өстенә алырга да һәрвакыт әзер тора.
Айдар Гайниев быел культивация, тырма, чәчү кебек мөһим эшләрне башкарган. Язгы компания башыннан ул эшкәрткән җирләр 1000 гектардан артып китә. Быел агрофирманың исә чәчүлек җирләре 3500 гектарга җиткән.
Бәрәңге игү солтанлылар өчен быел да прогрессив тармак булып кала. Чәчүлек орлыкны яңа сортларга алыштырып, аны 200 гектарда игәргә планлаштыралар. Узган ел көнбагыш белән эксперимент ясап караганнар. Нәтиҗәләреннән күңелләре үсеп киткән, быел бу культураны игү белән ныгытып шөгыльләнергә уйлыйлар. Шул максаттан, яңа заманча техника булдыру турында да кайгыртучанлык күргәннәр. Көнбагыш чәчү тулысынча Айнур Хасанов җаваплыгында.
-Бер урында гына таптану, бер юнәлештә генә эшләү-бу перспективасыз булыр иде. Шуңа күрә яңалыкка омтылу, үсеш резервларын барлауга зур игьтибар бирәбез. Әлеге максатларыбыз тормышка ашып бара, эшебезнең матур нәтиҗәләрен күреп куанабыз. Эше барның, ашы бар. Ә ашы барның күңеле һәрчак тыныч, яңа уңышларга рухланулы була аның,- ди агрофирма җитәкчесе Тимур Хәмәдияров.
Өмет канатларыгыз сынмасын егетләр. Сезнең кебекләр авылга йөз белән борылганда, аңа яңа сулыш биргәндә, авыл үлмәс, озак яшәр әле ул! Ә авылның яшәвен кем генә теләми икән?!


Вазыйх Фатыйхов.
Олы Солтан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X