Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авылда Мөслим Закировны кулында ут уйнатучы тылсым иясенә тиңлиләр

Хуҗалык та гына түгел, авыл җирлегендә бик күп кенә төзәтү эшләре аның җилкәсенә төшә. Ул ышанычлы булышчыбыз,-диде Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев.

Мәктәпне тәмамлагач хуҗалык җитәкчеләре аны Казан шәһәренә курсларга укырга җибәрәләр. Менә шуннан инде 37 ел ул хуҗалыкта эретеп-ябыштыручы хезмәтен башкара. "Үз эшенең чын остасы ул",- диләр аның турында. Ел дәвамында техника утарында хезмәт куя Мөслим. Агрегат, узелларга икенче гомер бүләк итә. Башкарган эшләре һәрвакыт сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Авылга су һәм газ челтәре сузганда да үзәктә булган. Бүген дә авылдашларын ярдәменнән ташламый ул. Берәүләргә хуҗалык кирәк-яракларын төзәтсә, икенчеләргә койма, капка урнаштыруда, өйгә җылылык, су үткәргеч тоташтырырга булыша. Хуҗалык белгечләре аның хакында кулыннан килмәгән эше юк, дисәләр, авылдашлары тирә-юньдә Мөслимгә тиңнәр юк, дияргә ярата. Хезмәттәшләре Искәндәр Фәхретдинов белән Рафыйк Галиуллинга бу катлаулы һөнәр серләренә аннан өйрәнгәннәр. Остаз бу көннәрдә хуҗалыкта булган техник агрегатларны кыр эшләренә әзерләүдә катнаша. Күп еллардан бирле файдаланылганлыктан кайберләре инде нык таушалганнар. Эретеп ябыштыручы аларны зур осталык белән сафка бастыра. Шунысына шик юк, аның кулыннан үткән агрегатлар эш барышында сынатмыйлар.
Күчмә эретеп ябыштыру агрегатын йөртүче МТЗ тракторында буш вакыты булу белән тырмалау һәм катоклауда катнаша икән. Мөслим тылсым иясе, мактаулы игенче дә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев