Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авыл халкы аннан канәгать

-Кемгә нинди товар кирәк, һич соңармыйча алып кайталар. Без дә, авыл халкы да аннан бик канәгать,-дип таныштырды Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов эшмәкәр Хәкимовлар белән. Тик ни кызганыч, Фердинандны үз сәүдә ноктасында очрата алмадык. Ул шәһәргә товарга киткән икән. Кибеттә аның тормыш иптәше Гүзәлия авыл халкына хезмәт күрсәтә. Биредә...

-Кемгә нинди товар кирәк, һич соңармыйча алып кайталар. Без дә, авыл халкы да аннан бик канәгать,-дип таныштырды Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов эшмәкәр Хәкимовлар белән.
Тик ни кызганыч, Фердинандны үз сәүдә ноктасында очрата алмадык. Ул шәһәргә товарга киткән икән. Кибеттә аның тормыш иптәше Гүзәлия авыл халкына хезмәт күрсәтә. Биредә кеше бервакытта да өзелеп тормый. Шуңа хәтта төшке ялга да тукталмыйча эшлиләр. Авыл җирлеге җитәкчесе бу гаиләне шактый гына мактау сүзләре белән телгә алды.
-Кечкенәдән авыл җирендә чыныгу алып колхоз эшенә булышып, үз хуҗалыкларында терлекләр карап үстеләр алар. Бүген дә әле бу эшләрен дәвам иттерәләр. Йөздән артык сарык асрыйлар, дигәч, Габдрахман абый белән Тәнзилә апа Хәкимовлар гаиләсе ныграк кызыксындырды үземне. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Өч кызлары да үз тормышлары белән районыбызда яши. Күркәм гадәт буенча төпчек уллары Фердинанд төп йортта калган. Мәктәп елларыннан ук ул җәй айларында комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Ә мәктәпне тәмамлагач үз авылында эшкә калып тракторга утырган. Дөньялар гына үзгәреп киткәч кулы эш тәртибен яхшы белгән егет җиң сызганып төзелеш эшенә алынган.
14 ел элек ул Балык бистәсе кызы Гүзәлия белән танышып гаилә корып җибәргән. Шулай итеп бүгенгәчә алар төп йортта гомер кичерәләр. Әти-әнисе нигезен киңәйтеп, үзләренә менә дигән матур йорт җиткезеп кергәннәр. Эш сөючән, тыйнак, үз сүзендә нык тора торган егеткә авыл җирлеге җитәкчеләре үз эшен ачарга киңәш иткәннәр. Нәкъ шул чорларда авылда райпо кибете дә ябылу чигенә җиткән булган. Шулай итеп тәвәккәл егет тормыш иптәше белән бергәләшеп авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүгә алынган. Балык бистәсе мәктәбен тәмамлап Казан кооператив техникумында белем алган Гүзәлия бүген аның бер дигән ярдәмчесенә әверелгән. Ярдәмче дигәннән, 7 сыйныфта укучы уллары Айнур да әти-әнисенең төп булышчысы бүген. Хуҗалыкларында сарыклар карау аның вазыйфасына әйләнгән. Әти-әнисе кебек ул да бу эшне күңелен биреп башкара,-диләр авыл җирлеге хезмәткәрләре. Чөнки сарыклардан тыш әле Айнур күгәрченнәр дә тота икән. Аның бу мавыгуына 3 сыйныфта укучы энесе Фаил дә битараф калмаган. Менә шулай Фердинанд кебек уллары да кечкенәдән хезмәттән тәм табып яшәргә өйрәнеп үсәләр.
-Без көнозын эштә. Маллар карауны да өлкән яшьтәге әти-әниләргә йөкләп булмый бит инде. Хезмәт кешене бизи дигәндәй кечкенәдән эшкә өйрәнеп үссеннәр,-ди Гүзәлия.
Үзе бер фермага тиң сарыкларга азыкны ничек җиткезәсез дигән сорауга, ул үзләренең 10 гектар мәйданны биләгән пай җирләрен рәсмиләштереп, күпьеллык үлән үстерүләрен, сарыкларга шунда яхшы сыйфатлы печән әзерләүләрен әйтте.
Эшмәкәр Фердинанд Хәкимов бүген әнә шулай үз төбәкләрендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да күпләргә үрнәк булырлык итеп яшәп, үз халкына хезмәт күрсәтә. Авыл җирлеге Советы башлыгы белән алар үзләренең көндәлек тормышларында еш очрап торган кыенлыкларны бергәләшеп хәл итәләр. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан да зур ярдәм күрсәткән. Яшь эшмәкәр авылның социаль йөзен ямьләндерүдә, мәчетнең көйле эшләвенә дә булышлык күрсәтә. Кешелекле, ярдәмчел булуы өчен авыл халкы да үз итә, ярата аларны.

Рәсемдә: Гүзәлия Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев