Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Аны һәркем үз итә

Тормыш шулай бит инде ул, берәүләр район үзәгенә килеп төпләнергә омтылса, икенчеләр киресенчә авыл җирендә яшәүне кулай күрә.

Күптәнге танышым Дания Хәсәнованың Олы Елга авылына күченеп эшли башлавына быел 30 ел тулды.
Балык бистәсендә дөньяга килгән бу кыз бик кечкенәдән гаиләдә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үсә. Шуңа нинди генә катлаулы эшкә алынса да шуны булдыра торган сәләтле һәм эшчән хезмәткәр булып җитешә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач район орлыкчылык станциясендә лаборант булып эшли. Бер үк вакытта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында да белем алырга өлгерә. Нәкъ шул чорларда районга югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгеч белән танышып, берничә елдан соң гаилә корып, алар Олы Елга авылында яши башлыйлар. Ул вакытларда колхозда Даниянең белгечлеге буенча эш урыны булмаганга, вакытлыча гына дип ул район дәүләт иминияте бүлегендә агент хезмәтенә алына. Шактый катлаулы һәм җаваплы яңа хезмәт серләренә бик тиз төшенә ул. Әле җитмәсә Олы Елга авылында яшәүчеләргә генә түгел, күрше Сабакай, Саескан Тавы һәм аның янәшәсендәге Чулман яры буенда урнашкан Камский бистәсе халкына да хезмәт күрсәтергә өлгерә. Дания һәрвакыт ачык күңелле, шат йөзле, яңалыкларны бик тиз отып ала торган хезмәткәр буларак, коллективта да таныла. Мактамаслык та түгел бит үзен. Аның төзегән айлык һәм кварталлык отчетларына бервакытта да төзәтмәләр кертмиләр. Үз эшен җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән, диләр аның турында хезмәттәшләре. Бүгенге заман иминият хезмәткәрләре өчен дә кирәкле мөһим сыйфатларның барысын да үзендә булдырырга өлгергән ул. Әнә шуңа Саескан Тавы һәм Камский бистәләрендә шәһәрләрдән күченеп яшәүчеләр белән бик тиз уртак тел табарга өлгерә. Аларның һәркайсына йорт-җирләрен, милекләрен, үз тормышларын иминиятләштерергә кирәклеген дә ышандыра белә әле ул. Халык әйтмешли, күңелсезлекләр, кайгы-хәсрәтләр янәшәдә генә йөри бит. Авылдашлары да күп вакыт аның янына килеп үз тәкъдим, теләкләре белән мөрәҗәгать итәләр, киңәшләр сорыйлар. Бу тырышлык, үҗәтлек аңа әнисе Мәүлия ападан күчкәндер, мөгаен. Ул да гомере буена хәләл хезмәте белән көн күрде. Бүген дә әле үзенең 82 яшьтә булуына карамастан, район үзәгендә сыер асравын дәвам иттерә. Балалары да аңа ошаганнар. Үзвакытында Дания дә Олы Елга авылында яшәүчеләрне таң калдырып төп хезмәтеннән тыш абзарларында 10 баш мөгезле эре терлек,3-4 баш сыер асрап көн күрде. Авыл җирендә яшәгәч терлек асрау безнең тормыш нормасына әйләнде,-ди Дания. Терлекчелек кәсебенең файдасын да күргәннәр инде анысы. Бер-бер артлы ике улларына югары уку йортында укырга булышканнар. Хәзер инде һәркайсының үз тормышы. Олы улы әнә Мәскәүдә төпләнгән. Яраткан эше, гаиләсе бар.
Рәсемдә: Дания Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев