Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җаны, каны белән җиргә береккән

Машина-трактор паркына иртәрәк барып агрегатларны тагын бер кат күздән кичерергә иде, дип Алмаз эш урынына ашыкты. Иң элек ул үзе эшлиячәк чәчкечләрне күздән кичерде. Моңарчы да инде күп мәртәбә карап чыккан булса да җитешсезлекләр табыла шул. Бушаган болтларын тарттырды, майлыйсы урыннарын күңеленә билгеләп куйды. Узган ел шушы агрегат ярдәмендә 1200...

Машина-трактор паркына иртәрәк барып агрегатларны тагын бер кат күздән кичерергә иде, дип Алмаз эш урынына ашыкты. Иң элек ул үзе эшлиячәк чәчкечләрне күздән кичерде. Моңарчы да инде күп мәртәбә карап чыккан булса да җитешсезлекләр табыла шул. Бушаган болтларын тарттырды, майлыйсы урыннарын күңеленә билгеләп куйды. Узган ел шушы агрегат ярдәмендә 1200 гектарда комбагыш һәм байтак кына күләмдә кукуруз чәчкән иде. Быел да эш фронты шуннан ким булмастыр мөгаен. Чөнки хуҗалыкта терлекләрнең баш саны шактый артты.
-Үзем эшлиячәк агрегатларны кат-кат тикшереп көйләүнең бер дә зыяны булмас,-ди ул. Әтисе Васил абзый да бу хакта улына һәрчак искәртеп торырга яратты. Күп еллар дәвамында хуҗалыкта искергән, таушалган техника агрегатлар белән эш иткән әтисенең бар да үзәгенә үткән булгандыр. Мәктәп елларында ук әтисе янәшәсендә "кайнаган" Алмаз, район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тотты. Хәрби хезмәттән кайткач егет үзен тракторга утыртуларын сорап идарәгә керә. Менә шуннан башлана инде аның чын мәгънәсендәге игенче хезмәтенең башы. Иң куанычлысы, Алмаз елның-елында тырыш хезмәте нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә. Бу хакта безгә "Востокзернопродукт" хуҗалыгының баш икътисадчысы Фәния Гарипова сөйләде:
-Алмаз Мөхәммәтшин үз хезмәтенең чын остасы. Үзенә йөкләгәнне ул һәрвакыт сыйфат белән, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Егетнең кулыннан килмәгән эше юк. Хәтта, авылдашларының магнитофоннарын, радиоалгычларын итеп төзәтергә дә вакыт таба ул. Гаиләсе дә авылда күпләргә үрнәк. Быелгы язгы кыр эшләренә дә без аңа зур өметләр баглыйбыз. Әле чәчү кыр эшләре генә түгел, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю чорында да алыштыргысыз хезмәткәр ул. Иң элек печән пресслый, аннары кырдагы саламны рулонлап урнаштыруда катнаша,-диде ул.
Иңендә 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган механизаторга быелгы кыр эшләрендә дә зур өмет баглый хуҗалык җитәкчеләре.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев