Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Аның экипажы–7 ел лидер!

Быелгы урып-җыю эшләренә әзерлек барышы белән танышып йөргәндә, ул 7 ел инде беренчелекне бирми дигән бәя бирделәр аның турында.

Керәшен Казысы авылының "Галәветдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторы Рифат Маулинның тырышлыгына биредә күпләр соклана. Ул һәркөнне 8 километр ераклыктагы Балыклы Чүкәй авылыннан хезмәттәше Равил Галиев белән бирегә эшкә йөри. Яз көне МТЗ-1221 тракторы белән кыр эшләрендә катнаша. Туфрак эшкәртә, чәчү дә чәчә. Ә урып-җыю эшләре башланыр алдыннан үзенең "Нива" комбайнын эшкә әзерли. Һәр елдагыча белгечләр аның әзерлегенә быел да югары бәя бирде. Комбайн астына җәелгән брезентка бер бөртек төшмәслек итеп көйләве өчен мактадылар да әле үзен.
Әзерлек яхшы булгач урып-җыюда ул монда беренчеләрдән булып эшкә керешкән. Ярдәмчесе дә тәҗрибәле егет. Быел район үзәгендәге агротехник көллиятне тәмамлап кайткан. Раниль Закиров белән көнлек нормаларын һәрвакыт арттырып үтиләр. Хуҗалык алдынгысы 7 ел инде монда беренчелекне бирми. Алар бүген 400 гектарлы басуда арыш суктыралар. Хуҗалык җитәкчесе һәм баш белгечләрнең әйтүенә караганда елына күрә уңышы начар түгел. Ә менә әлеге алдынгы экипаж тәүлегенә 40 ар тонна ашлык суктырып алуга ирешә. Алар комбайн бункерын тутырып туктарга да өлгермиләр, транспортчылар килеп җитә. Ашлык ташуда Габделгазиз Шакиров, Илфат Газизов, Марсель Маулин аеруча җитезлек күрсәтәләр. Ашлык суктыруда эшләгән 7 комбайннан алар бер өзлексез ындыр табагына яңа уңыш ашлыгы ташыйлар. Урып-җыю эшләре монда әнә шулай оешкан төстә бара. Егетләр эшне тиз тотарга исәп итәләр. Бөртекле культуралар монда 1100 гектар мәйданны били. Эшне тәмамлау белән комбайнчылар күрше хуҗалыкларга ярдәмгә барырга әзер. Ә бүген исә фермерлык хуҗалыгы игенчеләре алдан куелган таләпләрне төгәл үтәп, урып-җыюны югары сыйфат белән тәмамларга планлаштыралар. Әлегә уракта Рифат Маулин экипажына тиңнәр юк. Алдынгылыкны урып-җыю тәмамланганчы кулларыннан ычкындырмаска аларның исәбе.
Алдынгы комбайнчы Рифат Маулин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев