Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

АЛАР ӨЧЕН БАЛЫК ТОТУ ХОББИ ТҮГЕЛ, Ә ҺӨНӘР

Безнең як табигате елның теләсә кайсы вакытында матур. Ә җәй көне бигрәк тә. Чулман үзе генә дә ни тора бит!

Елганы кеше белән чагыштырырга мөмкин. Аның да кәефе шулай ук үзгәреп торучан. Кайвакыт сулары чиста, тыныч була, икенче карасаң дулкыннар күтәрелә. Ярдан моны күзәтү бер нәрсә, ә менә елга өстендә булганда бөтенләй башка хисләр биләп ала. Синең күз алдында әйтеп аңлата алмаслык матурлык җәелә. Бу җәһәттән "Круг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять балыкчыларына көнләшерлек тә. Әмма балык тоту алар өчен хобби түгел, ә һөнәр, көндәлек авыр хезмәт. Аларга теләсә нинди һава шартларында елгага чыгарга кирәк. Без балыкчылар хезмәтен үз күзләребез белән күрер өчен елгага чыктык. Тәҗрибәле балыкчылар Владимир Потапов һәм Анатолий Федоров көймәсе янына якынлашабыз. Бу вакытта алар ятьмә күтәрәләр иде. Әллә ни күп булмаса да хәйран балык тотканнар. Аны зурлыкларына карап ящикларга тутыралар. Алардан аз гына читтәрәк Анатыштан Илья Серебряков һәм Влександр Ванягин ятьмә тикшерәләр иде.

(Бу язмабыз белән газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев