Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Агач җимеше белән, ә ул эше белән матур

Ул тормышның төбеннән күтәрелгән шәхес. Чаллыбаш авылында туып үскән. Мәктәптән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлый. Егет кешенең туган иле алдындагы бурычын да үтисе бар бит әле.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, районның автобус-транспорт паркына шофер булып эшкә урнаша. Габделхан Имамиев монда егерме ике ел хезмәт куя. Аның тырыш, үз эшенә җаваплы караучы кеше икәнен күреп алып, коммуналь хуҗалык оешмасына директор итеп билгелиләр. Оешманың иң авыр вакытында җитәкчелек итәргә туры килә аңа. Бу оешма ул вакытларда су трассалары сузу, төзәтү, электр линияләре, чүплек контейнерлары, канализация, асфальт заводы, урамнарны кардан чистарту бригадаларын берләштерә, аларга күпкырлы эшләр башкарырга туры килә. Монда ун ел җитәкчелек итә ул.

-Габделхак Кашапович Үзенең тырышлыгы белән оешманы банкротлыкка чыгудан коткарып калды. Сүзендә торыр, әйтте икән эшләр, эшли алмаса вәгъдә биреп тормас. Халык белән үтемле, гади итеп сөйләшә белә. "Татмелиорация"нең районыбызга тигән йөген әнә шундый ышанычлы кулга тапшырып киткәнемә бер дә үкенмим. Аның эшләре белән һәрвакыт хәбәрдар мин, республика дәрәҗәсендә авторитеты бар, ирешкән уңышларына сөенәм,-ди аның турында элеккеге коллегасы Рәсим Замалиев.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото: Вазыйх Фатыйховныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев