Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Абыйлы-энеләр булдыралар...

Олы Кульга авылында гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә дә Гордеевларны яхшы беләләр.

Абыйлы-энеле Алексей белән Иван хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторлары. Сеңелләре Наталья да менә дигән терлекче, уңган сыер савучы. Егетләр икесе дә кече яшьтән техника белән кызыксынып үсәләр. Мәктәптә укуларын тәмамлагач механизатор һөнәре үзләштергәннәр. Хезмәт юлларын алар туган авылларында башлап җибәрәләр. Елның-елында хуҗалыкта эшләп тәҗрибәләрен арттырып үз һөнәрләренең чын остасына әвереләләр. Алексей ел әйләнәсе тракторда эшли. Җир эшкәртә, чәчү кебек җаваплы эштә катнаша. Туфрак эшкәртүдә һәр елны югары нәтиҗәләргә ирешә. Абыйсы үрнәгендә Иван да эштә сер бирә торганнардан түгел. Хуҗалык җитәкчеләре дә аны уңай яктан гына телгә алалар.
-Гордеевлар хуҗалык маяклары. Икесе дә алдынгы механизаторлар. Иван берничә ел читтә эшләгәч, янә туган авылына әйләнеп кайтты. Быелгы кыр эшләрендә ул аеруча актив катнашты. Үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәде,-ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Рашат Әхмәтгалиев.
Иван Гордеев быел урып-җыю чорында "КамАЗ" автомашинасы белән ындыр табагына ашлык ташыган. Шуннан соң ул абыйсы Алексей кебек МТЗ-1221 тракторына күчеп утырган. Ул бүген хуҗалыкта туңга сөрүдә актив катнаша. Һәркөнне смена нормасын арттырып үтәүгә ирешә. Иң мөһиме, хуҗалык җитәкчеләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре аның эшен югары бәялиләр.

Рәсемдә: Иван Гордеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев