Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Аңа быел да зур ышаныч баглана

Фәнис Фәхретдинов бәхетен үз төбәгендә тапкан механизатор. Мәктәпне тәмамлагач бер төркем иптәшләре белән район үзәгендәге һөнәри белем бирү училищесына юл тоткан.

Кулына киң профильле механизатор белгечлеге турында таныклык алып туган авылына кайткач озак эшләми, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Мәктәптә һәм районда укыган кебек армия хезмәтендә дә егет сынатмый. Тыныч хезмәткә сусап туган авылына кайткач аңа тәгәрмәчле трактор тапшыралар. Бер карашка кыска гына тоелган шушы 30 елдан артык вакыт эчендә ул нинди генә техниканы иярләмәгән. Фәнис һәркайсында күңелен биреп, тырышып йөргән, сакчыл эшләткән. Үзенә йөкләнгән катлаулы операцияләрне төгәл һәм осталык белән җиренә җиткереп башкарган. Шуңа хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр аны үз итеп яңа кайткан МТЗ-1221 тракторын аңа тапшыралар. Егет ышанычны аклый белә. Елның-елында язгы кыр эшләрендә актив катнаша ул. Ә соңгы елларда көз көннәрендә дә эштән бушамый. Ашлык төяүдә алыштыргысыз хезмәткәр. Менә быел да аның тракторы хуҗалыкта беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына куелган. Ә иң сөенечлесе шул, "Кулон" агрофирмасының тырыш, уңган механизаторы үзенә алмашка улы Рәсүлне дә хезмәт сөючән итеп тәрбияли алган. Ул соңгы вакытларда тракторда, көзен урып-җыюда катнаша. Быелгы язгы кыр эшләрендә әтиле-уллы Фәхретдиновларга зур ышаныч баглыйбыз, диләр белгечләр.

Рәсемдә: хуҗалык уңганы Фәнис Фәхретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев