Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Газетабызга - 90 яшь

Идрис Аметов: " Бер гаиләдәй эшләдек"

Гомер агышын гына күр син. Күз ачып йомганчы 40 елдан артык вакыт үтеп тә киткән.

Аның быел үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Октябрь юлы” – “Авыл офыклары” район газетасы редакциясе белән бәйле булуы минем өчен зур сөенеч. 1975 елның ямьле җәй аенда Казан шәһәреннән монда килеп урнаштым. Коллективны ул елларда үзе дә Татарстанның ВЛКСМ өлкә комитетыннан җибәрелгән, энергиясе ташып торган талантлы журналист Харис абый Әшрәфҗанов җитәкли иде.

Беренче көннән үк алар 22 яшьлек егетне якын туганнары кебек каршы алдылар, үз итеп кабул иттеләр. Хәрби хезмәттән соң Казан шәһәренең эре заводларының берсендә эшләп килгәнлектән бу коллективның бердәм дус тату яшәвенә үзара ярдәмчел эшләвенә таң калдым. Барысы да җитәкченең осталыгына бәйле шул. Харис абый бервакытта да беркемне дә рәнҗетмәде. Киресенчә без – яшьләргә туры юл күрсәтеп үз юнәлешебезне табарга, тормышта дөрес юл сайларга булышты.

Район җитәкчеләреннән һәм башка кайбер түрәләрдән дә безгә авыр сүз әйттермәде. Ул чорларда редакция коллективында район җирлегендә абруйлары зур булган Ислам абый Ильясов, Фәрвәз апа Галиуллина, Александра Прокофьева, Кадыйр абый Сибгатуллин, Кәдрия апа Ильясова, Гәбдрәхим абый Бакировлар эшли иделәр. Баш мөхәрриребез даими рәвештә коллективны белемле, яшь кадрлар белән баету турында уйланды. Аның тырышлыгы белән Казан дәүләт университетын тәмамлаган, бүген исемнәре татар дөньясында билгеле булган Вахит Имамов, аннан соң якташыбыз, Олы Әшнәк егете Рашат Мифтаховны, аның курсташ дусты Нияз Акмаловны кайтаруга иреште. Яшьләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә үз өстенә алды ул. Яшьләр барыбыз да 22-23 яшьлек егетләр гадәттә “мөгез чыгарырга” яраталар бит. Ә Харис абыебыз берәүне дә шелтәләмәде, барысын да үз өстенә алды. Нияз белән Рашат тискәре күренешләрне үз күзләре белән күреп, булган проблеманы тирәнтен өйрәнер өчен шул ситуацияләрдә үзләре катнашып кичергәннәр турында фельетоннар язарга яраталар иде. Районыбыз халкы кулдан кулга күчереп укыдылар аларны.

Редакциягә борчулы хат-хәбәрләр еш килеп торды. Егетләр тозлап-борычлап тәнкыйть мәкаләләре яздылар. Хуҗалыкларда җитезсезлекләр, төзелешләрдәге, оешма-предприятиеләрдәге кимчелекләр турында күп  кенә чәнечкеле мәкаләләр бастырдык. Харис абый белән аның урынбасары Ислам абый без яшьләрне “акылга утыртыгыз” дип килүчеләргә һичшиксез “катгый чара” күрербез дип ышандырып калдылар. Ә иртәнге киңәшмәдә безгә шушы рухта дәвам итегез, дип яңа бурычлар билгеләп хуҗалыкларга озатып кала иделәр. Күп вакыт редакциянең иске машинасына төялеп төрле авылларга юл тота идек. Харис абый районыбызда 8 ел гына эшләсә дә, аны һәр авылда яхшы белделәр, яраттылар, хөрмәт иттеләр. Район тормышында да тирән эзен калдырды ул. Күренекле хезмәт кешеләре хакында очеркларын да күп язды.

Аннан соң газетабызны Рәиф абый Газизов белән Ислам абый Ильясов җитәкләделәр. Алар да коллективта үзләренең тирән эзләрен калдырыдылар. Шулай ук талантлы яшьләрне барлап, редакциягә кайтару максатында Олы Әшнәк, Күки авылларыннан Илгиз Җамалиев белән Дамир Бәдриевны, Югары һәм Түбән Тегермәнлектән Камил Кәбиров, Рәсимә Гарифуллинаны кайтаруга ирештеләр. Алар да коллективыбызга бик тиз кереп киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә авыл кешеләре арасында хөрмәт казандылар. Иң әһәмиятлесе -  өлкән буын вәкилләре яшьләрне үстерү белемнәрен баету һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып аларның һөнәри үсешләрнен тәэмин иттеләр. Редакциянең иҗат коллективы “югарыдагылар” хупламас дип тартынып тормадылар. Җәмгыятебездәге тискәре ямьсез күренешләрне кискен тәнкыйтьләделәр. Бигрәк тә авыллардагы кимчелекләр, җитезсезлекләр турында язма дөнья күргәч аларны төзәтү максатыннан нинди чара күрелүе хакында җавап хаты да бастырылды. Бу хәл матур гадәткә кереп китте. Редакциябездә гади колхозчы, игенче, терлекчеләр һәм авыл хуҗалыгы белгечләре язмаларына киң урын бирелде. Ә ел йомгаклары буенча газета белән тыгыз элемтәдә яшәгән авыл хәбәрчеләрен җыеп слет үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Анда кызыклы мәкаләләр белән катнашкан авторларга хөрмәт күрсәтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Газета редакциясе тарихында Татарстанның мәдәният хезмәткәре, СССР журналистлар берлеге әгъзасы Ислам абый Ильясов турында да берничә җылы сүз әйтми мөмкин түгел. Кешелекле, туры сүзле, ярдәмчел иде ул.  Күп еллар җитәкче кәнәфиендә торса да берәүне дә рәнҗетмәде, юк-барга күңелен төшермәде. Безне үз итеп киңәшен бирә белде.

Ул елларда республика башкаласыннан районыбызга дәрәҗәле кунаклар еш килә иде. “Район капкасы” дип йөртелгән Олы Елга авылындагы “Кама” колхозын эш сөючән, зирәк, акыллы шәхесләр җитәкләде. Камил абый Шакиров, Хәким абый Кәримуллин хуҗалык үсешенә үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Алардан соң хезмәт куйган Гыйматдин абый Әльмиев та үз хуҗалыгы һәм районыбызның икътисади үсешендә тирән эз калдырды. “Район капкасы”нда берничә мәртәбә ул еллардагы район җитәкчесе Василий Яковлевич Корнеев белән КПСС өлкә комитеты беренче секретаре Фикрат Тәбиевны каршы алырга туры килде. Баш мөхәрриребез Харис абый белән Ислам абый мине үзләреннән калдырмадылар. Авылларда Ислам абый белән булганда аннан күп нәрсәләргә төшенергә туры килде. Без яшьләр гадәттә авылга килеп төшкәч, эшне нидән башларга белмичә аптырап йөрибез. Ә ул тиз генә әңгәмәдәш табып өлгерә. Һәркем белән җиңел аралаша, аның эч серләрен ала белә иде ул. Үземә дә хезмәт кешесе белән күптәнге танышыдай аралашуын кызыгып күзәтергә туры килгәләде. Беренче язмамны дөньяга чыгаруда да мин аңа рәхмәтле. 1977 елның Бөек Октябрь бәйрәме алдыннан Балык Бистәсендә яшәүче гражданнар сугышы ветераны Бәдри абзый Камалов турында язмама Ислам абый бәя бирде. Бу язма район кешеләре күңеленә хуш килде. Шуннан соң Ислам абый миңа журналистлар берлегенә керүгә үз тәкъдимәләсен бирде. Соңрак газета каршындагы җирле журналистлар берлеге оешмасы җитәкләүне йөкләп калдырды. Ул вакытларда редакциябездә эшләгән барлык өлкән яшьтәге хезмәткәрләр без, яшьләрне рухландырып эшләтә белделәр, үз ярдәмнәреннән ташламадылар. Шуңа аларны оныту һич мөмкин түгел.

Идрис Аметов,

 матбугат ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса