Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Газетабызга - 90 яшь

Гыйматдин абый Әльмиев - Беренче Президент яшьтәше

  Әллә инде үзенең яшьлек еллары илебез өчен авыр сугыштан соңгы елларга туры килгәнгә, Гыйматдин абый Әльмиев күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре белән авылларында һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхес.

  Олы Елга авылында ишле гаиләдә үскәнгә ул бик кечкенәдән өлкәннәргә булышырга гадәтләнә. Ә инде 7 яшьләреннән үк буйга башка яшьтәшләреннән калкурак булганга, аны үгез җигеп, хуҗалык эшләренә йөртә башлыйлар. Соңрак ул җәй айларында хуҗалыкта ат җигеп малларга азык ташый. Инде мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлагач үз хуҗалыкларында һәм колхоз производствосында ныклап торып эшкә алына. Берничә елдан  иптәшләре белән сабантуй бәйрәмнәре алдыннан аны хәрби хезмәткә озаталар. Ул елларда һәрбер ир-егетләр кебек аңа да 3 ел вакытын Балтыйк диңгезендә үткәрергә туры килә. Аның каравы армиядән кайткан көне халкыбызның көтеп алган бәйрәме сабантуйга туры килгәнгә рәхәтләнеп бәйрәм итәләр, күңел ачалар алар. Тик тормышның бик күп авырлыкларын күргән әтисе, сугыш инвалиды  Нурмөхәммәт абый белән әнисе Гайнелхәят апа: «Без инде олы яшьтә хәзер, үз тормышыңны корырга кирәк”,- дип  армиядән кайтуына 15 көн үткәч тә улын күршеләрендә генә диярлек үз күз алларында үскән Минзифага өйләндереп тә куялар. Яшь гаилә матур гына яшәп ятканда Гыйматдин абый әтисе белән киңәшләшкәч ныклы бер карарга килеп, яхшы һөнәр алу нияте белән Казан шәһәренә чыгып китә. Ул анда эшкә урнаша, берүк вакытта кичке мәктәпне һәм автомобильчеләр курсын тәмамлый. Кулына урта белем турында аттестат алгач, кая барырга дип озак аптырап йөрмичә егет үзенең яшәү урыны янәшәсендәге авыл хуҗалыгы институтына укырга керү имтиханнарын уңышлы тапшыра. Әмма, шәһәр җирендә яшәгәнлектән аны сессиягә чакырмыйлар. Шулай итеп берничә ел элек кенә гаиләсен  алып килергә өлгергән егет кабат туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта аларның ишле гаиләләре дә нык кими (1939 елларда колхозда комсомол секретаре булып эшләгән олы абыйсы Нуретдинга мәчет манарасын кисүне йөклиләр. Әмма ул аннан баш тартып, районда яшәргә ирек бирмәсләр инде диеп, Ерак Көнчыгышка - Комсомольский шәһәренә китеп төпләнә.  Аннан егетне хәрби хезмәткә алалар, Бөек Ватан сугышында, ул  хәбәрсез югала). Бу вакытларда аннан соңгы иң төпчекләре - офицер, хәрби хезмәтеннән соң авылына кайтырга хыялланып йөргән энесе дә вакытсыз вафат  була. Шуңа аңа бар тырышлыгын куеп, өлкәннәргә ярдәм итеп авылда яшәп калырга туры килә. Хуҗалыкта аңа бер елдан артыграк авыл советы рәисе, аннары бригадир булып хезмәт куярга туры килә. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса