Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фәрвәз апа Галиуллина: " Газетаны укучыга җиткерү өчен редакция, типография хезмәткәрләренә гаять күп көч куярга туры килә иде"

    «Авыл офыклары» (“Октябрь юлы”) газетасы чыга башлауга киләсе елда 90 ел тула. Чал тарихлы басманың бай мирасы, тарихи кыйммәте бар. 

    Нинди генә авыр елларда да үз кыйбласын югалтмаган ул. “Газетабызга – 90 яшь” рубрикасында без үткәннәрне барлап, редакциядә төрле елларда эшләгән мөхәррирләр, хезмәткәрләр белән газета укучыларыбызны таныштырып барырга уйлыйбыз. Бүген исә Фәрвәз апа Галиуллина турындагы язманы тәкъдим итәбез.     

     Зәңгәр күктән иңгән сагыш-моңнан күңелгә үзгә бер моңсулык өстәлде. Өчпочмакланып күкне кисеп, ярып барган кыр казларының авазы, гүя җанга оялады.

    -Кыйгак-кыйгак-кыйгак...

    Гомер баешына күз сал, үткәннәрне барла диюләреме?

    “Кайтулары кайчан гына иде ләбаса, инде китүләре дә микәнни? Гомернең тиз үтүенә ишарә түгелме бу?”

    Кулын каш өстенә куеп карашлары белән кыр казларын ерак офыккача озатты Фәрвәз апа. Күңел дигәненә күп кирәкмени, әлеге сагышлы авазлар, көзге моңсу халәт җанга үтеп хәтер йомгагын сүтте.

    ...Табигатьнең әлеге фасылын ярата ул. Моңсу булсалар да көзләр аның тормышына якты, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Шушы көзләрдә укытучы буларак хезмәт юлын башлый, тормышта бәхетен таба ул. Тумышы белән Түбән Камадан булса да язмыш җиле аны бирегә – Балык Бистәсе якларына китерә. Элеккеге Кызыл Йолдыз районының Албай, Күгәрчен, Күки мәктәпләрендә ун ел мөгаллимәлек итә. Коллектив белән уртак телне тиз таба, ата-аналар алдында хөрмәт казана. Кайда гына булса да хезмәтен яратып башкара. Кызыл Йолдыз мәгариф бүлегенә инспектор булып күчерелгәч тә бар күңеле белән эшкә бирелә.

    Район газетасы редакциясенә килүе исә көтмәгәндә була Фәрвәз апаның. Күки егете Габделбәр Галиуллинга тормышка чыккач яшь гаилә Балык Бистәсенә күченә. Мәктәптә эш булмау сәбәпле,  редакциягә урнаша ул.

    -1958 елны газетаның редакторы Мөнәзәхә Салихова иде. Миңа остаз итеп җаваплы секретарь Хәмит Богдановны билгеләделәр. Менә шул вакытта газетада эшләүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем мин, - ди Фәрвәз апа, ул елларны искә алып.

    Газетаны көн яңалыкларына туры китереп язмалар белән тулыландыру, типография хезмәткәрләренең кулдан хәреф җыюлары, газетаны шунда ук басулар – тырышлык, җитезлек таләп итә. Ул вакытта газетаның тиражы да күп - берничә мең белән исәпләнә.

    Әмма 1962 елда райондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә редакция ябылып, типографиянең техник җиһазларын Мамадыш, Питрәч районнарына тараталар. Бары 1965 елда гына район яңадан оешкач Фәрвәз Галиуллинаны кабат редакциягә эшкә – бу юлы җаваплы секретарь итеп чакыралар. Ул вакытта редактор Гали Хәйретдинов була. Һәм шул елдан лаеклы ялга чыкканчы 28 ел шушы вазыйфаны башкара ул.

    -Газетаны укучыга җиткерү өчен редакция, типография хезмәткәрләренә гаять күп көч куярга туры килә иде. Ул елларда барлык эш кул хезмәте белән башкарылганга аеруча авыр булды. Мин эшләгән чорда гына 13 редактор алышынды. Һәркайсы белән уртак тел табып эшләргә, эш үзенчәлекләренә төшендерергә кирәк, - ди ул.

    Әйе, Фәрвәз апага күпләр рәхмәтле. Эшкә яңа килгән журналист яки полиграфист булсынмы – барыбызга да чын остаз булды ул. Һәркемгә игътибары, җылы сүзе җитте. Кайчандыр хезмәт юлын аның янәшәсендә башлаган егет-кызлар – хәзер үзебез дә лаеклы ялда. Әмма әниебез кебек кайгыртучан, укытучыбыз кебек таләпчән остазыбызның һәрбер сүзе, киңәше күңел түрендә. Әле дә редакциядә эшнең барышы белән кызыксынып тора, газетадагы язмаларга үз фикерен белдереп киңәшләрен җиткерә ул.

    Район җитәкчелеге дә хезмәт ветеранын онытмый. Юбилее уңаеннан Фәрвәз апа Галиуллинага Россия Президентының Рәхмәт хаты, район башлыгының истәлек бүләкләре тапшырылды, изге теләкләр җиткерелде. Без дә хөрмәтле остазыбызга бәрәкәтле гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

     

    Фарваз Каюмова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама