Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Яшел тәмләткечләрнең үзләрен генә ашау зыянлы?!

Яшел суган микробларга каршы көрәшә, С витамины буенча әфлисунны да уздырып җибәрә.

Аңарда чәч, тырнакларны ныгыта торган цинк күп. Әмма аны ашказаны кислоталылыгы югары булганнарга сак ашарга кирәк.

Кузгалак В төркеме витаминнарына һәм кальцийга бай. Әмма аны подагра (тоз утыру авыруы), бөерләрдә таш булганда, ашказаны һәм эчәклек авырулары вакытында ашарга ярамый.

 

Салат яфраклары бала көтә торган ханымнар өчен файдалы. Аңарда фолий кислотасы, магний, тимер, кальций күп. Фолий кислотасы матдәләр алмашын тизләтә, ябыгырга теләсәгез, салат яфракларын күбрәк ашагыз. Аны шулай ук подагра, бөерләрендә таш булганнарга, ашказаны авыртканнарга күп ашау тыела.

Әлеге яшел тәмләткечләрдә кислота күп, организмыгызга зыян салырга теләмәсәгез, аны кыяр, помидор кебек яшелчәләр белән ашарга кирәк. Үзләрен генә күп итеп ашарга ярамый.
Суган, кузгалак, салат яфракларын пешергәндә, кыздырганда, файдасы кими, минераллары югала, алай гына да түгел, органик формадан органик булмаганга күчеп, сидек юлларында таш барлыкка китерергә мөмкиннәр.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса