Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дус кызын коткарганда суга батып үлгән

    Түбән Камада дус кызын коткарганда суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар. Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/faiga/dus-kyzyn-kotkarganda-suga-batyp-lgn

    Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

    Бүген иртән 6нчы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары ярдан биш метр ераклыкта 32 яшьлек ир-атның мәетен тапкан һәм ярга чыгарып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

    Сулык төбендә арматура кисәкләре чыгып торган бетон плитәләр булу сәбәпле, ир-аны эзләү эшләре катлауланган.
     Коткаручылар сүзләренчә, ике пар су коенырга килгән. Кызларның берсе бата башлаган.

    Аңа егете һәм аның дусты ярдәмгә ташланган. Кыз сөйгәне белән ярга чыга алган, ә аларның дуслары баткан. Бу урын коену өчен җиһазланмаган булган.  

     

     https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-08-2020/t-b-n-kamada-dus-kyzyn-kotkarganda-suda-batyp-lg-n-ir-atny-m-eten-tapkannar-5761889
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама