Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Әтисенең машинасын урлый һәм, авариягә эләгеп, һәлак була

Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый

Мәскәү өлкәсендәге Талдом шәһәрендә 16 яшьлек үсмер юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Малай әтисен алдап, аның Audi машинасын урлап чыгып китә.

Тик бала үзенең машина йөртү осталыгын бәяләп җиткерми шул, ул төнге авариядә һәлак була. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы шул хакта тикшерү башлаган. Фаҗига 20 майда төнге бер тирәсендә Есаулово авылы янында була.

Моңа кадәр ярты сәгать алдан 16 яшьлек малай әтисенең иномаркасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул Audi машинасында җилдереп кайтмакчы була. Ләкин бала идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш юл кырыена төшеп китә. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана.
Узып баручы машиналар туктый, алар малайны иномаркадан чыгармакчы була. Тик бу вакытта үсмер инде үлә. Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса