Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Боз астына төшеп киткән өч балыкчының берсе генә исән

Ике кешене эзлиләр

Татарстанда өч балыкчы мотовездеходта барган чакта боз астына төшеп киткән, ир-атларның берсен генә коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

15.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә - Каратаевка авылы янында Чишмә елгасында өч ир-атның боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килгән.

Урынга һава мендәрендә йөри торган көймәгә утырып Чистайдан вакытлы пост һәм Кама Аланыннан оператив төркем коткаручылары, полицейскийлар һәм табиблар килгән.

 

17.21 сәгатьтә ир-атларның берсен тапканнар, аңа тиешле ярдәм күрсәтелгән. Ир-ат үзе һәм тагын ике балыкчының мотовездеходта Чишмә елгасына балык тотарга китүе хакында сөйләгән.

Бер мизгелдә вездеход боз астына төшеп киткән, багажникта утырып барган бер пассажир гына котылып калган.

Хәзерге вакытта коткаручылар боз астына төшеп югалган ике ир-атны эзли.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/boz-astyna-tshep-kitkn-ch-balykchyny-berse-gen-isn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса