Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фермер бер урында таптанмый

    Районыбыздагы 30 дан артык гаилә фермалары арасында Котлы Бөкәш авыл җирлегендә эшләүче Рәиф Хәмидуллин хуҗалыгын, мөгаен, күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкиндер.

    Мам. Каз. Чаллы авылы янәшәсендә аның гаилә фермасын ачып эшли башлавына быел 5 ел тула. Шушы бәләкәй юбилейлары чорында аларның башкарган эшләре дә байтак. Иң куанычлысы, сөт җитештерүдә күпләрне сокландырырлык итеп, матур эшли беләләр. Фермер бер урында таптанучылардан түгел. Сөт сатуда хәзерләүчеләр куйган таләпләрне һәрвакыт төгәл үтәргә тырыша. Чөнки, яхшы сыйфатлы продукциягә карап, түләве дә арта бит. Әлеге гаилә фермасында җитештерелгән продукциянең гомуми күләмен савым остасы Фәнүзә Хөснетдинова исәпкә ала. Фермада савымчы хезмәтен генә түгел, бозаулар тәрбияләүче, ветеринар, лаборант хезмәтләрен дә уңышлы башкара ул. Узган ел әлеге мини ферма 200 тоннадан артык сөт җитештергән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны да үсеш юлында. 24 савым сыерыннан башланган фермада бүген мөгезле эре терлекләрнең баш саны 48 гә җиткән.
    Фермер үзе дә булганнан канәгать калып тик утыра торганнардан түгел. Эштә аңа улы Рәниснең дә ярдәме зур икән. Иртә таңнан кичкә кадәр ул малларны билгеле бер рацион нигезендә ашату, азыкны төрләндерү, тәмләтү, өстәмәләр белән баету кебек мәсьәләләрне үз контрольлегендә тота. Яшь малларны карау, тәрбияләү дә аның өстендә. Гаилә фермасы сарыклар асрау белән дә шөгыльләнә. Ә сарыкларны алар ике ел элек үз хаҗәтләре өчен дип кенә алып кайткан булганнар. Берничә елда ук аларның баш саны арта башлаган. Бүгенгесе көнне фермерның яхшы нәселле сарыклары, бәрәннәренең гомуми саны 100 дән артып китә. Кечкенә дә төш кенә дигәндәй, коллективта һәркемнең үз йөге, үз тырышлыгы. Гаилә фермасы ачылган көннән башлап эшләүче яшь терлекче Илһам Кәримуллин хакында да бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде. Ул тегене эшлә, болай ит, дип әйткәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Җәй айларында көтү көтсә, кышын терлекләр карый. Махсус яхшы токымлы эш атлары алган булганнар. Хәзер алар да үрчи башлаган. Ел башыннан дүрт аты тайлаган инде. Тагын унысы чиратта икән. Рәиф үзе дә терлекләрне бик ярата. «Маллар янына килеп кергәч арганнарым, тормыш мәшәкатьләрем эреп юкка чыккандай була», -ди фермер.
    Әнә шулай эшне күңелен биреп башкарганга эшләре дә уңышлы, нәтиҗәле дәвам итә аның. Соңгы елларда продукция җитештерүнең генә түгел, үсүе дә шул хакта сөйлидер, минемчә.
    Идрис Аметов.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: