Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Заман сулышында сулый ул

Анатыш авылы фермерлары Талаковлар үз хуҗалыкларын күпләрне сокландырырлык итеп көйле алып баралар. Үз эшен шактый соңрак башласа да Владимир Талаков үзенең тырышлыгы белән инде районда танылып та өлгерде. Ул фермерлык хуҗалыгын берничә баш терлек белән башлап җибәргән иде. Элеккеге колхозның ташландык ике ферма бинасында бүген аның эшләре гөрләп бара. Беренчесендә...

Анатыш авылы фермерлары Талаковлар үз хуҗалыкларын күпләрне сокландырырлык итеп көйле алып баралар.
Үз эшен шактый соңрак башласа да Владимир Талаков үзенең тырышлыгы белән инде районда танылып та өлгерде. Ул фермерлык хуҗалыгын берничә баш терлек белән башлап җибәргән иде. Элеккеге колхозның ташландык ике ферма бинасында бүген аның эшләре гөрләп бара. Беренчесендә фермер булган техника, агрегат, тракторларын урнаштырган . Кыш айларында аларның барысы да төзекләндерелгән. Ә ремонт эшен Михаил Алексеев белән Сергей Кузнечиков башкара. Икенче бер хезмәттәшләре Андрей Назаров та нинди эш йөкләсәң шуны булдыра. Иртән фермага килүгә ул маллар карый, техниканы да бик яхшы белә егет. Биредәге КамАЗ автомашинасы да аңа йөкләнгән икән әле. Ашлама, техника, агрегат кайтарырга кирәк булса, автомашина эзләп чыгып чапмыйлар, барысы да кул астында. Машина-трактор паркы утарында тигез сафка тезелгән агрегатлар бүген үк эшкә әзер.
Терлекчелек тармагын өстен күреп фермер аны төп нигезе итеп сайлаган. Малларның баш саны елдан-ел артуга бара. Бүген аның кул астында 125 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аның 20 се савым сыерлары. Хуҗалыгына сарыклар да алып кайткан. Кыш айларында шактый үрчегәннәр, хәзер сарыкларның баш саны 70 тән узып киткән. Үз эшенә күңел биреп йөрүе күренеп тора. Ферманың бер почмагында үз гаиләсе өчен генә 20 дән артык тавыклары да бар. "Авылда яшәп, фермер исемен күтәреп йөреп, кибеттән йомырка сатып алып булмый бит инде",-ди фермер.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев