Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Үрнәк алган, үз үлчәвенә салган

Олы Елга авылында эшмәкәрлек итүче Минзөфәр Исмәгыйлев шушы көннәрдә генә узган Бөтендөнья татар эшмәкәрләренең өченче съездында булып кайтты. Бу уңайдан без аның белән тәэссирияти әңгәмә корып алдык. -Минзөфәр Нургалиевич, әлеге форумнан алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде? -Өч көн дәвамында барган чара кысаларында төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән аралашу минем...

Олы Елга авылында эшмәкәрлек итүче Минзөфәр Исмәгыйлев шушы көннәрдә генә узган Бөтендөнья татар эшмәкәрләренең өченче съездында булып кайтты. Бу уңайдан без аның белән тәэссирияти әңгәмә корып алдык.
-Минзөфәр Нургалиевич, әлеге форумнан алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде?
-Өч көн дәвамында барган чара кысаларында төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән аралашу минем өчен иң кыйммәтлесе булгандыр, мөгаен. Бөтендөнья эшмәкәрләр съездында икенче катнашуым сәбәпле, бик күп танышларым да барлыкка килде. Узган очрашуда Чувашстанның Шыгырдан эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән якыннан танышкан булсак, быелгы урындагы очрашуыбыз Самара өлкәсе Гали авылында узды. Галигә безнең күгәрченлеләр нигез салуын белгән хәлдә, якташларымның яшәеше белән танышу аеруча кызыклы булды миңа. Күгәрчен авылы белән турыдан-туры бәйле нәсел дәвамчысы Расих Латыйпов мине үзе табып алды. Тәүлегенә өч ярым тонна ат, тавык колбасасын сатуга чыгаруына бик сокланып кайттым. Ике арада җылы дуслык җепләре булдырырга вәгъдә кылыштык. Аннан, тагын бер эшмәкәр Фәргатьнең биләмәсендә булдык. 12 сутый җирдә помидор үстерә ул. Газ белән җылытыла торган теплицасында сезонга 350-400 мең сумлык помидор үстереп сата икән. Инде бүгенге көндә үсентеләре чәчәккә бөреләнеп утыра. Авылда барысы егерме биш теплицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Кыскасы, авыл халкы ярыша-ярыша көн күрә, кәсеп итә. Дүрт километрга сузылган авылда нинди генә авыл хуҗалыгы юнәлеше белән шөгыльләнмиләр. Эшләсәң була икән, дигән фикергә тагын бер кабат инандым.
-Сез үзегез дә бүген алардан ким шөгыльләнмисез. Инде республика базарларында үз урыныгызны булдыра алдыгыз. Әле дә үсеш юлында. Киләчәктә мин дә шушыны булдырырга җыенам дигән фикер тумадымы соң?
-Әлбәттә, бизнеста, эшмәкәрлектә бер урында гына таптану ул һәлакәткә китерәчәк. Эзләнүләр бар, бу очрашулардан да олы багаж белән кайттым кебек. Күңелне әлеге өч яңа юнәлеш кытыклап тора. Менә тагын бер тапкыр үлчәүгә саласы, плюс-минусларны аныклыйсы бар. Нинди юнәлеш өстенлек итәр, вакыт күрсәтер. Эшмәкәрлектә серлелек, бик үк ачылып бетмәү дә ярап куя. Конкурентлык заманы. Әнә, Гали авылындагы якташым Расих Латыйпов та үзенең биләмәсен карарга килгән эшмәкәрләргә, якын-тирәдәге конкурентларымны цехларымның эшчәнлеге белән таныштыруны бик хуплап бетермим дигән иде. Ә Гали авылыннан безгә үрнәк алырлык гамәлләр бихисап.
Әңгәмәне
Вазыйх Фатыйхов язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев