Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Фермер заманага яраклаша

Районыбыз читендә урнашкан "Гәләветдинов" крестьян фермерлык хуҗалыгы соңгы елларда рапс культурасын игүгә ныклап алынды.

Узган ел бу шөгыльләре аларга бер миллион сумнан артык табыш китергән. Ә быел рапс белән бергә көнбагыш та чәчкәннәр. Моннан тыш әле, Казан шәһәре эшмәкәре белән берлектә уртак предприятие төзеп 16 гектарда кишер үстерергә булганнар. Ни әйтсәңдә, хәзер яшелчәчәгә дә ихтыяҗ зур. Бишәр гектарда суган, кызыл чөгендер һәм өч гектарда торма да үстерәләр икән. Яшелчә игү өчен бик уңайлы урынны сайлаганнар. Шул нигездә, ясалма яңгыр яудыру әмәлен дә тапканнар. Җыеп алынган уңышны эшкәртү, саклау өчен кыш аенда ук буш бинаны сайлап алганнар. Киләчәктә үстереләгән яшелчәне чистарту, юу һәм пакетларга тутырып сәүдә нокталарны озатуга әзерлек чараларын башлаганнар.
-Бу яңа хезмәтне киләчәктә киңәйтү һәм тагын да камилләштерү өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар. Авыл кешеләре дә тырыш, эш сөючәннәр,-диде фермер.
Бу фермерлык хуҗалыгы алдагы еллардагы кебек бодай, арпа кебек культураларны игү өстендә дә эшләячәк. Быел биредә язгы кыр эшләрен 2,5 мең гектарда башкарганнар. Сүз дә юк, фермерның бер урында таптанмавы, киләчәк турында уйлануы сөендерә.
Идрис Аметов.
Фото:

http://travelinf.ru/2012/06/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер яшелчә крестьян фермерлык хуҗалыгы арпа бодай