Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Фермер юнәлешен үзгәртә

Шумково авылында терлек симертү белән шөгыльләнүче фермер Зөлфәт Закиров соңгы вакытларда сөт җитештерү тармагын үстерүгә алынды.

Илебезгә Европа дәүләтләре тарафыннан чикләүләр кертелә башлагач, фермерларыбыз да үзэшчәнлекләрен үзгәртеп, халкыбызны яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итү турында уйлана башладылар. Хәзерләүчеләрнең авыл халкына йөз белән борылулары да куандыра. Чөнки сөт кабул итү бәяләре киләчәккә өметләр уятып, үзгәрешсез кала башлады. Ә инде ит җитештерү күп хезмәт таләп иткәнлеген һәркем яхшы аңлый.
Авыл кешесенә терлек симертеп тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен кимендә ел ярым вакыт кирәк. Ә бүген исә сөтнең бер литрын 21 сумнан кабул иткәндә шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларыбызга да киләчәк хакында уйланырга, матур планнар корырга мөмкинлекләр туа башлады. Шумково авылында бер ничә кешене тотрыклы эш урыны белән тәэмин иткән фермер терлекчелекне үзенең төп табыш чыганагына әйләндерергә исәп итә.
Бүген үк инде аның фермасында 60 башка якын мөгезле эре терлеге бар. Аның 19 ы савым сыерлары, 40 баш таналарын өйрәтүгә алынган. Сөт бәясенең артуына бүген күпләр сөенә. Ул да һәркөнне хәзерләүчеләргә 200 килограмм сөт озата. Аннан кергән табыш әлегә көнне көнгә ялгап барырга җитә.
Шуңа бу ел ахырында ул савым сыерларының баш санын 60 җиткерү турында уйлана. Фермер безгә үзенең уй планнары белән уртаклашып, күмәкләшеп хезмәт куйгач, эшләве дә күңелле, нәтиҗәсе дә сөендерә, диде.
Әлегә биредә хезмәт хакы белән тоткарлык булганы юк. Хуҗалыгында эшләүче апалы-энеле Наталья белән Александр Андреевлар да барыннан да канәгать. Аларның тырыш хезмәтләре хакында фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе дә безгә бик күп мактау сүзләре әйтте.
Хуҗалыкта соңгы елларда терлек азыгын мулдан әзерли башлаганнар. Аны елдан-ел яңартып, үзгәртеп торалар. Узган ел 35 гектар мәйданда көзге бодай чәчкәннәр. 60 гектарда күпъеллык үлән үстерәләр. Быел 100 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар чәчергә исәп итәләр. Арпа, бодайдан тыш тагын 20 гектарда солы игәргә планлаштыралар. Фермерның өч баш аты бар икән.
Ә кем белә бәлки әле азык-төлек базарында сорау туа башласа, аның баш санын арттырып җибәрерләр. Мондый очракта азыкны читтән сатып ала башласаң, ул бик кыйммәткә төшә, дип фермер алдан хәстәрлек күрә. Бүгеннән инде ул иртәгесе көн өчен уйлана башлаган. Якын көннәрдә фермада сөт үткәргеч системасын монтажларга планлаштыралар.
Таналары да үрчем бирә башлаган. Бу ел башыннан аның 19 ы бозаулаган да инде. Башлыча ит җитештереп көн күрергә күнегә башлаган фермер әнә шулай замана таләпләрен тоеп, уңай үзгәрешләр кертеп, яхшы сыйфатлы азык-төлек товарлары җитештереп, тирә-юньдә күпләрне сөендереп эшләвен дәвам иттерә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев