Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Фермер Данил Габдриев терлекчелек тармагын үстереп, аны рентабельле итү өчен тырыша

Дон Урай авылында Данил Габдриевның крестьян фермерлык хуҗалыгы технологик таләпләрен төгәл үтәп һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешә.

Ашлык җитештереп кенә тотрыклыкка ирешеп булмавын яхшы аңлап ул терлекчеле тармагына игътибарны көчәйтә. Бүген бу хуҗалык эшчәннәре 50 баш савым сыерларыннан тыш 400 гә якын мөгезле эре терлек һәм эчке ихтияҗлары өчен байтак кына сарыклар асрыйлар. Хезмәт сөючән фермер әнә шулай бик күп авыл кешеләрен ышанычлы эш урыны белән тәэмин итә. Биредә бер көн диярлек эштән калмыйча маллар караучы, терлекчеләр турында да ул безгә зур соклану сүзләре белән сөйләде. Андрей Купцов белән Александр Фельченков мәсәлән биш елдан артык инде терлекчелектә хезмәт куялар. Җәй айларында алар болында көтү көтсәләр, кышын терлекләр карыйлар, ашаталар. Малларга алар әле фураж тарттыру да, утарга салам печән кертүдә, ятакларын чистартып, салам түшәү кебек эшне дә пөхтәлек белән башкаралар. Үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп башкарган хезмәткәрләргә кадер-хөрмәт тә зур биредә. Эш хакын кичектермичә, вакытында бирәләр. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар азык эзләп мәшакатләнми, ит продуктлары белән дә дәими рәвештә тәэмин итеп торалар. Иң куанычлысы, фермерлык хуҗалыгының киләчәге дә өметле. Сөт кабул итү бәяләре кимемәсә киләсе елда ук инде монда савым сыерларының баш санын 100 гә җиткерү турында уйланалар. Әнә шулай фермер терлекчелек тармагын үстереп, аны рентабельле итү өчен тырыша.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев