Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Көзге агач утырту акциясенә Балык Бистәсе район халкы да теләп кушылды

Узган шимбә көнне Татарстанда традицион “Бердәм агач утырту көне” уздырылды. 

Бу көнне республикада 300 гектардан артык мәйданда 1 миллионнан артык агач утыртылды. Көзге агач утырту акциясенә безнең район халкы да теләп кушылды. Һәрвакыттагыча  мәгариф бүлеге оешмалары активлык күрсәттеләр. “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы акциядә катнашучыларны кирәк кадәр күләмдә агач үсентеләре белән тәэмин итте.
Шимбә көнне Балык Бистәсе шәһәр җирлегенең Кама яры буенда да зур җанлылык күзәтелде. Мәгариф бүлеге, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, агротехник техникум, гимназия, 2 мәктәп укучылары яр буйлап 450 төп миләш, юкә агачлары утырттылар. Район үзәгендә генә дә акциядә йөзгә якын кеше катнашты.Шөкер, әлеге акция елдан-ел масштаблырак төсмер ала бара.

Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса