Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экология

Глобаль җылыну: 2016 елда арктик бозлар иртә һәм тиз эрегән

Бу елның беренче яртыеллыгында Җирдә яңа температура рекордлары куелды. Шуның нәтиҗәсендә, 2016 ел һава торышын һәм климатны системалы күзәтүнең бөтен тарихында иң җылысы булырга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья метеорология оешмасының Женевадагы штаб-фатирына сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә.

"Алты айда глобаль температуралар бик күп рекорд куйды һәм шуңа да 2016 ел иң җылы ел булырга мөмкин", - дип белдерәләр Бөтендөнья метеорология оешмасында һәм арктик бозларның "иртә һәм тиз эрүен" дә әйтәләр.

Глобаль җылынуга этәргеч бирүче углерод двуокисына килгәндә исә, аның концентрациясе "яңа югарылыкка җиткән". Быел ул миллионга 400 өлеш символик дәрәҗәсеннән арткан. Июнь аенда әлеге күрсәткеч миллионга 407 өлешкә кадәр җиткән, бу алдагы ел белән чагыштырганда дүрт берәмлеккә күбрәк дигән сүз.

(Гөлшат Ганиева әзерләде)

"Татар-информ"

Фото: oboi.cc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев