Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Арыш авылының “Иман нуры” мәчетендә зур дини чара үткәрелде

 Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан,  Яңа Арыш авылының “Иман нуры” мәчетендә зур дини чара үткәрелде. Анда авыл яшьләре, өлкән буын вәкилләре дә  катнашты.

Дини чараны Ислам университетында белем алган укытучы, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин алып барды. Ул чыгышында: “Татар халкы борынгы чорда ук үзенең дәүләтен булдыра алган, ата-бабаларыбыз үзенең динен яклап саклап калган халык,” - диде. Ислам дине нигезләрен, мөселман кешесенең фарыз һәм тыелган гамәлләрен пәйгамбәребез (с.г.в.) нең сөннәтен, хәдисләр аша аңлатты.

Китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова дини китаплар, дини календарьлар күргәзмәсе оештырды, язучыларыбызның әхлак темасын күтәргән  яңа әсәрләре белән таныштырды.

Соңыннан чарада катнашучы ир-егетләр җомга намазын укыдылар. Мәчетнең имамы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов ил-көннәребезнең тыныч булуын теләп дога кылды  һәм мәчет эшчәнлегенә кыскача анализ ясады. Ул хатын-кызларга ислам дине нигезләре, гарәп теле грамматикасы, Коръәнне тәҗвид белән уку буенча дүрт укытучының дини дәресләр бирүен, мәктәп укучыларының бик тырышып ислам дине кагыйдәләрен өйрәнүен ассызыклап үтте.

Чараның ахырында авыл халкы тапшырган сәдакаларга дога кылынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса