Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Арыш авылы мәчетендә мәктәп яшендәге балалар якшәмбе укуларында белем алганнар

Безнең татар милләтен саклап торучы ике әйбер бар – ул тел һәм дин. Менә шушы юнәлештә Яңа Арыш авылы мәчетендә дә күләмле эшләр башкарыла, халкыбызны дини агарту нияте белән төрле чаралар үткәрелә.

2016 елда, мәчетнең яңа бинасы ачар алдыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе килеп хәер-фатихасын биреп киткән иде. Мәчеттә берничә төркем апаларыбыз дин гыйлеме сабаклары алырга йөриләр. Ә ике ел элек Галия Нәбиуллина мәктәп яшендәге балалар белән якшәмбе көнне укулар оештырып җибәрде. Ул үзе Россия Ислам университетын тәмамлап, Татарстан Диния Нәзарәтенең укытырга рөхсәт-шәһадәтнамәсен алган укытучы.
Быел, 4 апрель көнне, бу 25 укучының уку елын төгәлләү уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә без дә – әти-әниләр чакырулы идек. Балаларыбызның ни дәрәҗәдә ирешкән уңышларын күрү безгә дә зур сөенеч, әлбәттә. Алар Галия апаларының әңгәмәсе барышында Аллаһның барлыгын-берлеген тану, намаз уку тәртибе, ислам диненең биш баганасы, иманның нигезләре, гүзәл әхлак, үз-үзеңне тоту кебек сорауларына төпле җавапларын бирделәр. Яшүсмерләр азан әйтүне җиренә җиткереп башкардылар, намаз укып күрсәттеләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: бу ниндидер бәйге, ярыш түгел, ә һәр баланың үзенең яшь үзенчәлекләренә һәм психологик халәтенә туры китереп әзерләнгән чыгышы иде. 
Бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры, депутатыбыз Нурия Миннәхмәт кызы Һашимова сәламләү сүзендә болай диде: “Мин Балтач районында булган вакытта андагы балаларның мәчеттә укуларына, дин гыйлеме нигезләрен өйрәнүләренә сокланып, кызыгып карый идем. Инде менә, Аллаһка шөкер, үзебездә дә шушы эшнең башланып китүенә бик шатмын. Сез бик бәхетле әти-әниләр, беребез дә дөньяга мәңгегә килмәгән, сезгә киләчәктә дога кылырлык балаларыгыз үсеп килә бит. Бу шәкертләрнең тырыш, тәртипле, әхлаклы булып үсүләренә ышанам. Ә инде Галия апаларына рәхмәтемне җиткереп, киләчәктә исәнлек-саулык, уңышлар телим!”.
Бәйрәм ахырында Коръән сурәләрен гарәп хәрефләре белән, матур мәкамле итеп укучылар –Рәҗәп Вәлиев, Сәидә Вәлиева, Фирдүс Миннәхмәтов, Диләрә Миннәхмәтовага мәчет яны курсларында укулары турында таныклык тапшырылды. Балаларның берсе дә бүләксез калмады. Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт акчалата ярдәм күрсәткән Нурия Һашимовага, авылыбыздан чыккан эшмәкәр егет Илназ Галимовка, Нәбиуллиннар гаиләсенә, чәй табынына тәмле күчтәнәчләр белән килгән әниләргә рәхмәтен җиткерде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке рух, шат күңел, якты хисләр белән таралды.

Барлык әти-әниләр исеменнән Гөлнур Садыкова, Яңа Арыш авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X