Трой - Урай авыл мәчетендә Мәүлид бәйрәме
Мөселман календаре буенча Мәүлид аена аяк бастык. Шул уңайдан Трой-Урай авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме булып узды. Мәүлед - гарәп теленнән туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олуг пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән көне.
Иң элек имам-хатыйб Фәйзрахман хәзрәт Сөләйманов җыелган халыкны бәйрәм белән котлап үтте, Мәүлид аеның фазыйләтләрен аңлатты.
-Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен үрнәк. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә, хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өнди, аның сөннәтләрен үтәү, аңа салаватлар әйтү олуг әҗер, - диде ул.
Бәйрәмдә пәйгамбәребезнең хәдисләрен укыдык, вәгазьләр тыңладык, мөнәҗәтләр көйләдек. Очрашу мәгънәле дә, үтемле дә булды. Чәй табыны да сый-нигъмәтле иде. Гамбәрия Әмирова ярмалы-җимешле бәлеш пешерү серләре белән дә уртаклашты.
Бәйрәмгә җыелган халык, мондый очрашулар тагын кабатлансын, бу бик саваплы, изге эш дигән теләкләрен әйттеләр, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гөлнара Газизова.
Трой-Урай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа