Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Районыбызның үзәк мәчетендә ифтар ашы үткәрелде

26-27 май көннәрендә Казанда республикакүләм ифтар ашы үткәрелде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән берлектә узган әлеге мәҗлестә районыбыз мөселманнары, мөслимәләр белән беррәттән район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов та катнашты.

 

Бу атнада исә районыбызның үзәк мәчетендә дә ифтар ашы үткәрелде. Әлеге күркәм мәҗлескә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Төркиядән килгән коръән хафиз шейх Али Ихсан Услу дә чакырулы иде. Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең үтемле вәгазьләре, кунакларны Рамазан бәйрәме белән котлавы, Төрек кунагының Коръән укулары һәммә мөселман күңеленә хуш килде.

      --Районыбызда 44 мәчет мәхәллә бар. Шуның 38 ендә өлкән буын имамлык итә. Рухы нык булып, ураза кебек изге сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаеклы. Рамазан аенда авыз ачтырулар һәр мәхәлләдә диярлек үткәрелә. Ифтар ашларын илбашлары белән бергәлектә уздыру ислам динен хөрмәтләү дә, Рамазан аеның бөеклеген дә аңлата. Районыбызда үткәрелгән ифтар ашының район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов башлангычында үткәрелүе дә гаять саваплы гамәл. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә эшләрен уң итсен, илләргә тынычлык бирсен,--диде район мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов.

100 кешегә исәпләнгән аш-сулы табын артында вәгазьләр белән беррәттән, ифтар ашлары уздыру дәвамлы булсын дигән теләкләр дә әйтелде. Ахырда Мамадыш имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Таҗетдинов дога кылды, җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерде.

Фәрвәз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса