Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Рамазан - изгелек , юмартлык ае

 Барлык мөселманнар тарафыннан көтеп алынган Рамазан ае көннәре дә акрынлап кимүгә бара. Раббыбыз ураза тотучыларга кояшлы матур көннәрне дә, җиләс, салкынча һава торышын да бирде. Һәрбер мәхәлләдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Анда укылган Коръән сүрәләре күпләрнең җанын пакъләде, Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз  иреште.

 Ихласлыкта ураза тотучылар, ифтар мәҗлесләрен үткәрүчеләр елдан-ел арта, алар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча куанычлы. Ислам диненең хаклыгына янә бер дәлил бу. Биектау, Тәб. Чаллы, Балык Бистәсенең “Ак мәчет” мәхәлләләрендә көн саен ифтар ашлары уздырыла. Әлеге күркәм гамәлгә Яңавыл, Яңа Сала, Котлы Бөкәш, Мәшләк, Күки, Балтач, Олы Елга, Ямаш мәчетләре дә кушылды. Узган атнада Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов уздырган ифтар мәҗлесе дә мул табын артында Коръән укулар белән узды,ди район мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов.

Әйе, Рамазанюмартлык, изгелек ае. Ошбу айда һәркем яхшылыкка омтыла. Шушы көннәрдә Күгәрчен авылы мәчетендә дә ифтар ашы белән берлектә, шәкертләрнең чыгарылышлары булып узган. Мөгаллимә  Маһруйбикә апа Садыйковадан белем алган шәкертләргә мөхтәсибәт тарафыннан шәһадәтнамәләр тапшырылган. Бу, әлбәттә, укучыларның мөхтәсиб, имамнар каршындагы олы сынаулары да. Тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укылган Коръән сүрәләре, имтихан нәтиҗәләреннән Рамазан хәзрәт зур канәгатьлеген белдерде. “Узган ел шушындый күркәм чаралар Зур Мәшләк, Бикчурай Чаллысы, Мам.Каз.Чаллы авыллары мәчетләрендә үткәрелсә, быел Күгәрчен авылы шәкертләре дә шәһадәтнамәгә ия булдылар. Әлеге чараның Рамазан аена туры килүе икеләтә саваплы”,диде ул. Һәм мөгаллимә Маһруйбикә апага мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.

Динебезне куәтләүдә мәчетләребездә әнә шундый күркәм чаралар еш уздырыла. Гомумән, мәчеткә килгән кеше рухи яктан ныгып, Аллаһының барлыгына инанып, шөкерана кылып кайта.

...Санаулы көннәр тиз уза. Аллаһыбыз тоткан уразаларыбызны кабул итсен, кылган изгелекләребезнең әҗер-савапларын бирсен. Һәрберебезгә Кадер кичен һәм гает көннәрен көтеп алу насыйп булсын!

 

 Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса