Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Рамазан аенда яхшылык кылырга ашыгыгыз!

Рамазан ае бик хөрмәтле айларның берсе, чөнки изге Коръәни-Кәрим иңә башлаган ай. Ислам динебез биш баганадан тора: Аллаһка ышану, Мөхәммәт (с.г.в.) аның илчесе икәненә шәһадәт китерү; намаз уку; зәкәт бирү; ураза тоту; хаҗ кылу.

 Рамазан аенда ураза тоту һәрбер сәламәт мөселман кешесенә фарыз булып тора (“Бәкара” сүрәсе 183 аять). Бу фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нәрсә йөкләнә соң һәм алар нинди мәгълүматка ия булырга тиешләр.

Ураза (“саум”) гәрәпчәдән тәрҗемәсе “тыелу” дигәнне аңлата.
Шәригатьтә таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан  һәм  уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала.
Бөтен әгъзаларыбызның да уразасы бар. Күзнеке – харам кылынган  нәрсәләргә, оятлы күренешләргә карамау, колакныкы – гайбәт, ялган сүзләрне ишетмәү, телнеке – шикаять, начар, әдәпсез сүзләр әйтмәү, аякныкы – лаексыз урыннарга бармау.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) мөбәрәк хәдис шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде, беренчесе – ифтар вакытында авыз ачканда догалар кабул булуында, икенчесе – кыямәт көнендә Аллаһ Тәгаләнең гүзәллеген күрүендә.
Ураза бәдәнебезнең зәкатедер. Бер ел эчендә 30 көн бәдәнебез ял итә. Кеше ач булганда аның калебе йомшара төшә, яндагыларга рәхим-шәфкать тойгысы белән карый. Шуның өчен дә бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь-мескеннәрнең хәленә керү, сәдака ярдәмен өләшү ае да.
Рамазан аенда кешеләр үз ихтыяҗлары белән сабыр итәләр, гөнаһлардан үзләрен аралыйлар. Көндез ачлыкка сабыр итсәләр, кичләрен тәравих намазларында сабырлык белән гыйбәдәт кылалар.
Һәрбер кеше шушы айда күбрәк яхшылык кылуда хәрәкәт итәргә тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) үз хәдис шәрифләрендә “кем ки бер ураза тотучыны хәләлдән тапкан ризык белән ифтар кылдырса, шул айда аңа савап языла,” – дип әйткән, шулай ук бу мөбәрәк айда гөнаһлар да кичерелә, тәүбә кылырга кирәк.
Уразаны ниятләү.  Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме? Әллә күңелдән генә хәл итәргәме?
Күңел белән, уй белән, ураза тотарга ниятләү җитәрлек шарт булып тора, тел белән әйтү дә яхшы санала.
Ифтар мәҗлесләренә бару да бик күркәм эш санала. 
Уразада ничек дөрес тукланырга соң? Уразага алданрак әзерләнә башларга кирәк. Иң мөһиме – суны тиешле күләмдә эчү, ул кайнатылмаган чишмә суы булырга тиеш. Ифтарда ашый башлаганчы су эчегез. Иртән сәхәрдә күп итеп су эчеп булмый, шуңа да аның күп өлешен авыз ачканда эчү дөрес. Ашарга 20 минут кала су эчү тоз кислотасын яхшырта һәм ризык әйбәт үзләштерелә. Авыз ачканда күпләр хөрмә җимешен кабып куя. Ул организмга энергия бирә. Йоклау режимын саклау да мөһим. Йокларга ятканда тизрәк эшкәртә торган, әйтик, тавык ите, балык, йомырка ашарга, ә сәхәргә сыер, сарык, ат итен пешереп ашау файдалы. Төп ризык янында яшелчә булырга тиеш. Ярмаларны пешерер алдыннан суда тотарга кирәк, итле ашлар да бик файдалы.
Рамазан ае өчкә бүленәдер: беренче 10 көне – рәхмәт ун көнедер, икенче ун көне – мәгъфирәт ун көне, оченче ун көне – Аллаһның газабыннан котылып рәхмәтенә ирешкән ун көне.
Аллаһым! Һәркайсыбызны рәхмәтенә алса иде, әмин.
Кадер кичәсе турында да бер-ике сүз. Мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсендә Рамазанның 27 се булуы турында күп хәдисләрдә әйтелгән. Ләкин бу нәкъ шул көн була дип әйтеп булмый. Бу Аллаһ Тәгаләнең сере. Кадер кичәсенең билгеләре: бу кичтә җил исмәс, болыт чыкмас, эссе һәм салкын булмас, барча сулар татлы булыр, һавада  йолдызлар атылмас.
 Әгәр бер кеше рамазан аенда руза тотып камил ихлас белән, хәләл малыннан фитра сәдакасын бирсә, Аллаһу Тәгалә ул кеше үлем исереклегеннән, кабер газабыннан имин булыр, барча гөнаһлары ярлыканыр, намаз һәм рузасын кабул итәр. Сәдаканы гает намазы укылганчы бирү саваплырактыр. Бирә алмый калган кеше – соңыннан бирер.
Ураза бәйрәмен уздыру турында.
   Ир-затлар өчен бәйрәм көнендә госел-тәһарәтләр алып, матур, чиста киемнәр киеп, ачык йөзле булып кешеләр белән сәламләшү, мәчеткә җәяү бару, ераграк юлдан кайту, әти-әниләренә, хатыннарына,  балаларына бүләкләр биреп сөендерү. Ә хатын-кызларыбыз дини вазыйфаларын үтәп ир затларын гает бәйрәменә озатып, аларның кайтуларына тәм-томнар пешереп каршы алудыр, бәйрәм табыны әзерләү.
 Тоткан уразаларыбыз , укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге догаларыбыз хакына ил-көннәребез имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итсен, ике дөнья бәхетенә ирешергә, барчабызга хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсә иде, дигән теләктә калабыз.

Иделия Мәхмүтова,
Балык Бистәсе районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса